Россия Дәүләт советының император Александр III тарафыннан расланган 1885 ел 28 май карары нигезендә оештырыла, 1885 елның1 октябрендә ачыла.

Округ идарәсе карамагында почта, телеграф бүлекләре һәм 1890 елдан җирле телеграф челтәре була. Казан почта-телеграф округына Казан (1885–1918), Вятка (1885–1901), Сембер (1901–1918), Түбән Новгород (1901–05) губерналары керә.

Башта — 87, ХХ йөз башында 143 почта-телеграф учреждениесен үз эченә ала. Почта-телеграф округы идарәсенең составы: башлык, аның ярдәмчеләре, эш башкаручы, бухгалтер һәм аларның ярдәмчеләре, канцелярия хезмәткәрләре һәм 1898 елның декабреннән — махсус йөкләмәләр башкаручы чиновниклар һәм хисапчылар, баш, өлкән, кече механиклар, архивариус (барысы — 11 кеше); административ-идарә, техник, бухгалтерлык, оештыру-инструкторлык, тикшерү, файдалану, махсус йөкләмәләр башкаручы чиновниклар бүлекчәләре була (1915).

Округ идарәсе Россия Эчке эшләр министрлыгының Почталар һәм телеграфлар баш идарәсенә, 1917 елның ноябреннән Почталар һәм телеграфлар халык комиссариатына буйсына.

Почталар һәм телеграфлар халык комиссариатының 1918 ел 4 июнь карары белән бетерелә.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 3. СПб., 1887. Т. 5. № 2989.

Әдәбият  

Государственность России: Государственные и церковные учреждения, сословные органы и органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века — февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 2001. Кн. 3.

Автор — Е.Б.Долгов