«Сатурн» һәм «Ленин бүләге» колхозлары берләшү нәтиҗәсендә барлыкка килә. 1993 елда «Уңыш» күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә.

«Уңыш» эшчәнлегенең төп юнәлешләре — бөртекле ашлык, шикәр чөгендере, сөт, ит җитештерү.

1992 елда хуҗалыкка Татар Бүләре (үзәк утары), Иске Сәет, Исәнсеф, Чишмә авыллары керә. Эшләүчеләр саны — 258 кеше, авыл хуҗалыгы файдалану җирләренең мәйданы 4146 га (шул исәптән сөрүле җирләр 3976 га), хуҗалыкта 1400 баш мөгезле эре терлек (шул исәптән 320 сыер), 2900 баш дуңгыз, 20 баш юртак токымлы атлар бар.

1992–1993 елларда уртача уңыш бөртекле ашлыктан 1 га дан 22,5 ц, шикәр чөгендере 1 га дан 228 ц тәшкил итә; уртача еллык савым һәр сыердан 4020 кг. 1993 елда100 га авыл хуҗалыгы файдалану җирләренә 492 ц сөт һәм 110 ц ит җитештерелә. Җитештерүнең табышлылык дәрәҗәсе 1986–1993 елларда 43% ка җитә.

Хуҗалык 4 тапкыр күчмә Кызыл Байрак һәм 5 тапкыр КПСС ҮК, СССР МС, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮК Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Хуҗалык үсешенә баш агроном Т.Н.Фазуллин зур өлеш кертә (1954–1991).

Җитәкчеләре — М.С.Сәләхов (1955–1988), З.Н.Солтанов (1990–1993).

Автор — И.Н.Афанасьев