Эчтәлек

Терлекчелектә аерым затларны сайлауда 2 ысул кулланыла: бер линия эчендә үрчетү һәм линияара кушылдыру, яисә линияләр кроссы.

Линияләр кроссларының 2 формасы бар – инкросс һәм топкросс. Инкросс – төрле линиягә караган инбред (нәселдәш) терлекләрне кушылдыру. Топкросс – бер линиянең инбред ана затын аутбред (нәселдәш булмаган) икенче линиянең ата заты белән кушылдыру (яки киресенчә).

Линияләр кросслары – чиста токымлы терлекләр үрчетүдә аларның продуктлылыгын арттыруның төп алымнарының берсе. Линияләр буенча үрчетү – токымны камилләштерүнең иң төп ысулларының берсе, ул терлекчелектә токымнарда төрлелекне (гетерогенлыкны) булдыру өчен һәм хуҗалык-файдалылык билгеләре буенча ата-аналарыннан өстен (гетерозис) токым алу өчен кулланыла. Мәсәлән, сәнәгатьтә кошчылык тулысынча линияләр кроссларын куллануга нигезләнгән. ТР кошчылык фабрикаларында йомырка юнәлешендәге кроссларының леггорн, род-айланд, нью-гемпшир (йомырка салышлыгы – 280–330 данә һәм йомырканың уртача массасы – 62–65 г), П-46 (П4 һәм П6 линияләре), БТ-125 (БТ-1, БТ-2, БТ-5 линияләре), родонит, ак ломан, ломан-браун токымнары районлаштырылган; ит (бройлер) юнәлешендәге кросслары – корниш һәм плимутрок (технологик циклы – 49-56 көн һәм бройлерларның тереләтә массасы – 1,8-2,2 кг), бройлер-6, конкурент, компакт-8 һәм башкалар. 1995 елдан ТР ның сөт терлекчелегендә сөт юнәлешендәге терлекләрнең 8 линиясе ротациясе (вакыт-вакыт кабатлану) гамәлгә ашырыла: чиф, айвенго, элевейшн, ситэйшн, астронавт, бутмэйкер, хоуп-мэтт һәм рокмэн. Чиф-элевейшн, айвенго-астронавт, хоуп-рокмэн линия кросслары яхшы санала.

Әдәбият

Боголюбский С.И. Селекция сельскохозяйственной птицы. М., 1991; 

Губайдуллин Э.Р., Хаертдинов Р.А. Голштинский скот в Татарстане. К., 1995; 

они же. Программа совершенствования пород молочного скота в Татарстане. К., 1995.

Автор — Ә.Х.Фазылҗанов