Эчтәлек

Бал кортлары булган һәр җирдә очрый. Авыру билгеләре кыш ахырына таба һәм бал кортларын чыгарганнан соңгы 2 айда күренә.

Нозематоз авыруы кузгалуга кышлату урыннарындагы температура тирбәлешләре, артык дымлылык, ояның көчсезлеге, сыйфатсыз азык (пестицидлар, баллы чык белән агуланган азык), умарта кортлары организмының резистентлыгы кимү, башка авырулар сәбәп булырга мөмкин. Инвазиянең төп чыганаклары: авыру бал кортлары һәм аларның яшәү эшчәнлеге калдыклары (бал, бал икмәге); нозема споралары белән зарарланган бал корты үләксәсе; авыру бал кортлары тизәге тигән кәрәз, умарта оясы, ашау-эчү улаклары, җылыту материаллары.

Авыру таратучылар — карак бал кортлары, адашкан бал кортлары, сорыкортлар, балавыз көясе, шөпшәләр, кырмыскалар, талпаннар. Нозематоз авыруы шулай ук авыру оя кәрәзләрен сәламәт ояга күчергәндә, персонал тарафыннан уртак инвентарь һәм эш киеме кулланылганда да йога.

Бал кортларының паразит споралары йотуыннан башланган авыру барышының тулы циклы — 48–72 сәг. Төп билгеләре: оя эчендәге тынычсызлык, көчле гүләү, бал кортының корсагы күперү, канатлары дерелдәү, хәрәкәт координациясе югалу, шулай ук эче китү. Умарта кортлары кәрәздә тотынып тора алмый, начар үсәләр. Нозематоз авыруы йокканда умарта кортларының үрчү мәйданы 4–5 тапкыр кими, корт анасы салган күкәйләрнең 10–20% ы үлә. Авыру йоктырган оялардан алынган бал сәламәт ояларныкыннан 12–50% ка азрак була.

Нозематоз авыруыннан арыну өчен кышлатуга иң көчле ояларны гына калдыру, көчсез ояларның 2–3 ен бер итеп, яхшылап җылыту мәҗбүри. Язга чыккач, иртә чистарыну очышына җибәрү, баллы чык белән агуланган балны сыйфатлы бал белән алыштыру, бал кортларын чистартылган һәм дезинфекцияләнгән кәрәз һәм ояларга урнаштыру кирәк. Нозематоз авыруыннан дәвалау өчен фумагиллин, сульфадимезин, сульфапиридазин, нозематол, апифит, нозедин кулланыла.

ТРда бу авыруны өйрәнү, аны булдырмау һәм дәвалау чаралары комплексы Казан галимнәре С.В.Жданов, аның шәкертләре Н.Г.Сидоров, Г.И.Чебунин тарафыннан эшләнә.

Әдәбият

Жданов С.В. Нозема и морфологические изменения пчёл // Тр. Об-ва естествоиспытателей при Казан. университете. 1960. Т. 20, кн. 6;

шул ук. Комплекс профилактических мероприятий при нозематозе пчёл в Татарской АССР. К., 1969 (автордаш);

Полтев В.И., Нештаева Е.В. Болезни и вредители пчёл. М., 1977;

Гробов О.Ф., Смирнов А.М., Попов Е.Т. Болезни и вредители медоносных пчёл. М., 1987;

Опасные болезни пчёл. М., 1992.

Автор — Р.И.Михайлова