Эчтәлек

Татарстан Республикасында гидротехник мелиорациянең төп төрләре – сугару, киптерү һәм суландыру. Алар игенчелекнең табигый шартларын яхшырта һәм туфракның уңдырышлылыгын күтәрә.

Гидротехник мелиорациянең, туфракның су режимын көйләп, аның һава, җылылык, тозлылык һәм микробиологик режимына уңай тәэсир ясый, авыл хуҗалыгы җитештерүенең тотрыклылыгын тәэмин итә, җир ресурсларыннан нәтиҗәлерәк файдалануга мөмкинлек бирә.

Гидротехник мелиорация җирләрне үзләштерү һәм дөрес файдалану (чәчү әйләнеше, авыл хуҗалыгы культураларын һәм аларның сортларын рациональ сайлау, аларны үстерүнең интенсив технологиясе) белән бергә алып барыла.

Гидротехник мелиорация табигатьтәге экологик тигезлекне бозарга тиеш түгел. Шуңа күрә, сугару туфракның су балансын, атмосфера явым-төшемнәрен һәм үсемлекләрнең суга ихтыяҗын исәпкә алып, катгый рәвештә фәнни нигездә уздырыла.

Артык күп су сибү авыл хуҗалыгы җирләренең сазлануына, туфракның физик-химик характеристикасы һәм структурасы кискен начарлануга, тозлануга яисә, киресенчә, минераль элементлар юылуга китерә. Урман сазлыкларын киптерү туфракның су балансын боза, урман биогеоценозларының су режимын һәм урман су чыганакларын туендыруны начарайта.

Урта Идел һәм Кама алдының түбәнге өлешендә зур сусаклагычлар төзелү су басуга, сазлануга, Татарстан Республикасы территориясендә иң уңдырышлы һәм су баса торган җирләрне авыл хуҗалыгы файдалануыннан чыгаруга, суларның механик һәм биологик пычрануына, аларның эчәргә яраклы сыйфатлары начараюга китерә.

Сугару өчен табигый су чыганаклары булмаганда, гидротехник мелиорация кечкенә елгалар һәм ерымнар челтәре җирлегендә ясалма сулыклар (сусаклагычлар) төзүне күздә тота. Шул максатта гидротехник корылмалар: сутоткычлар – буалар, дамбалар; суүткәргечләр – каналлар, торбаүткәргечләр, улаклар, су алу, су җыю, су ташлау, су төшерү, су чыгару җайланмалары төзелә.

Әдәбият

Ерхов Н.С., Мисенев В.С., Ильин Н.И. Сельскохозяйственная мелиорация и водоснабжение. М., 1983.

Автор – В.А.Наумов