Эчтәлек

Түбә ябу материалларытехник (су-, һава-, яктылык-, җылы-, ут-, биологик-, химик үткәрмәүчәнлеге һәм салкынга чыдамлыгы) һәм экономик (материалның бәясе, эшнең авырлыгы) таләпләрне канәгатьләндерергә тиеш.

Түбә ябу материалларырулонлы, табаклы, панельле, вак кисәкле, тасма сыман, мастика һәм эмульсияле, су-, пар-, һәм җилдән изоляцияли торган, конденсациягә каршы һәм “сулый торган”, тыгызлый торган һәм герметиклаштыручыларга бүленә.

Рулонлы түбә ябу материаллары картон, пыяла тукыма, пыяла челтәр, пыяла киндер тукыма, синтетик, джут, базальт сүсләреннән, алюминий һәм бакыр фольгадан эшләнә; битум һәм полимер битум составлы саклагыч полимер пленка, фольга яки минераль белән каплана. Рулонлы түбә ябу материалларына шулай ук ныгытылган һәм ныгытылмаган полимер мембраналар да керә.

Табаклы түбә ябу материаллары төрләре: яссы һәм формага салынган (шул исәптән чирәп формасына), кара һәм цинкланган корыч, алюминий, бакыр, цинк, төсле металлар эретмәсеннән полимер өслекле һәм полимер өслексез, минераль һәм органик беркеткечләрдән торган, асбест, целлюлоза, синтетик яисә минераль сүсләр яки агач йомычкасы белән ныгытылган, полимер тонык һәм яктылык үткәрүчән.

Панельле түбә ябу материаллары өч катламлы итеп эшләп чыгарыла: урта катламы җылы үткәрми торган материалдан һәм табаклы яссы яисә формага салынган металлдан яки цементлы-сүсле материал белән каймалы, кәрәзле полимер яктылык үткәрүчән.

Вак кисәкле түбә ябу материаллары на каты керамик, цементлы-комлы, металл, полимер, “йомшак” (рулонлы материалларны кисеп ясала) чирәп һәм цементлы-сүсле материалдан, балчыклы сланецтан һәм агачтан ясалган плитә керә.

Мастика һәм эмульсияле түбә ябу материаллары (битум, битум-полимер, дегет, дегет-полимер һәм полимер) сүсле материаллар белән ныгытылган һәм ныгытылмаган җөйсез түбә капламнарын корганда кулланыла. Су-, пар- һәм җил үткәрми торган, конденсатка каршы һәм “сулый” торган түбә ябу материаллары ныгытылмаган һәм ныгытылган полимер пленкалар, кәгазьләр һәм картоннар нигезендә җитештерелә.

ТР да түбә ябу материаллары җитештерүче предприятиеләр 1990 елларда барлыкка килә, алар республика ихтыяҗын 10% тан кимрәк канәгатьләндерә. Пыяла-сүсле рулонлы битум-полимерлы түбә ябу материаллары һәм битум-полимер мастикалар “Нижнекамсккровля” акционерлык җәмгыятендә, “Алтея” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә (Казан), рулонлы полимер һәм полимер мастикалар “Кварт” акционерлык җәмгыятендә, “Казан ясалма каучук заводы”нда, табаклы яссы һәм формага салынган корыч һәм өч катламлы металл каймалы түбә ябу материаллары “Тимер” акционерлык җәмгыятендә (Казан) һәм башка предприятиеләрдә җитештерелә.

Әдәбият

Рахимов Р.З., Шигапов Г.Ф. Современные кровельные материалы. К., 2001.

Автор  — Р.З.Рахимов