- РУС
- ТАТ
Табигый күн җитештерүче предприятие, Татарстандагы борынгы предприятиеләрнең берсе
Казанда урнашкан. Эшләүчеләр саны – 150 дән артык кеше (2014). XIX йөз башында күн заводы буларак сәүдәгәр П.И.Котелов тарафыннан нигез салына.
1859 елда «Казанның пайдагы күн заводы ширкәте» милкенә күчә, 1871 елда И.И.Алафузов тарафыннан сатып алына һәм Алафузовларның завод-фабрикалар һәм җитештерү-сәүдә ширкәте составына кертелә.
Национализацияләнгәннән соң (1918) – 1 нче Казан дәүләт күн заводы, 1959 елдан Казан күн комбинаты, 1965 елдан составына «Кызыл күнче» хром заводы (1904 елда А.Жулин нигезли) һәм чималны беренчел эшкәртү заводы (1932 елда нигезләнә) кергән Казан күн җитештерү берләшмәсе; 1922–1996 елларда В.И.Ленин исемендә, 1996 елдан «Сафьян» акционерлык җәмгыяте.
Башта заводта Кытайга сату өчен өлешчә кул хезмәте белән кәҗә тиреләреннән сафьян әзерләнә, 1840 елда юфть, полувал һәм олтан күне эшләү башлана. 1859–1873 елларда кул хезмәтен механикалаштыруга керешелә: пар белән эшләүче җиһазлар, көлләү һәм иләү чаннары, әйләнә торган баркалар, механик юдыру барабаннары, иләү, суырту, ышкылау һәм чимал әзерләү аппаратлары һ.б. урнаштырыла, су белән тәэмин итү системасы куела. Кыйммәтле иләү материаллары (йомырка сарысы, терлек майлары) урынына тал кайрысы кулланыла башлый. 1812–1873 елларда эшләүчеләр саны (14 тән 550 кешегә кадәр) һәм җитештерү күләме (6 меңнән 1,35 миллион сумлык 185 мең күнгә кадәр) арта; 1897 елда өч катлы җитештерү корпусы төзелә. Казан губернасында күн җитештерүнең гомуми күләмендә завод өлешенә 35% тан (1870 еллар) 50% ка кадәр (1890 еллар) туры килә. Складлар Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Ростов-Дон, Одесса, Кавказда урнаша, продукция Германия, Австро-Венгрия, Италия, Төркия, Мисыр, Персиягә җибәрелә. Эшләнмәләр Парижда (1867), Лондонда (1874) һ.б. җирләрдә халыкара күргәзмәләрдә бүләкләргә лаек була. Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышлары чорында предприятие казна заказларын башкара. 1 нче бишьеллыкта (1929–1932) иләү экстратларын һәм химик материаллар эшләү җайга салына, җитештерү куәтләре арттырыла, технологик процесс вакыты кыскартыла; җитештерү күләме 6 тапкыр арта.
Бөек Ватан сугышы чорында предприятие Мәскәү өлкәсенең Клинцы шәһәреннән эвакуацияләнгән «Красный гигант» заводы белән берләштерелә һәм хәрби ихтыяҗлар өчен күн эшләү буенча специальләшә. 1960 елларда тамырдан үзгәртеп кору барышында искергән җиһазлар урынына 600 берәмлек чамасы заманча җиһазлар урнаштырыла. Көлләү һәм иләү өчен әйләнмә барабанлы аппаратура, дымны сыгып чыгару, күнне өлгеләү һәм кысу, басып бизәк төшерү, чемодан формалары ясау өчен конвейерлы һәм ярымавтомат линияләр, транспортлау механизмнары һәм пресслар, чүкеп беркетү станоклары һәм тегү машиналары, күн мәйданын исәпләү өчен электрон машиналар файдалануга кертелү, шулай ук җиңел актив матдәләр, синтетик майлар һәм иләү экстрактлары куллану нәтиҗәсендә, җитештерү мәйданнарын киңәйтмичә генә технологик циклны берничә тапкыр кыскартуга, продукция сыйфатын яхшыртуга, күн җитештерүне 1940 елда 43 миллион кв. дм дан 1965 елда 101,1 миллион кв.дм га кадәр арттыруга ирешелә. Бу чорда 20 ләп төрдә юфть һәм олтан күннәре, 40 төрдә күн-галантерея эшләнмәләре (шул исәптән оптик приборлар һәм радиоалгычлар өчен тышлыклар, каешлар, чемодан, букча, рюкзаклар, футбол туплары, автомобильләр өчен эшләнмәләр), шулай ук күчергеч каешлар, прокладка, манжетлар һәм илдә тиңе булмаган башка техник детальләр эшләп чыгарыла. Җитештерү калдыкларын эшкәртү, мездрадан җилем ясау үзләштерелә. Продукция СССРның күпчелек төбәкләренә җибәрелә, Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европа, Азия, Африка илләренә чыгарыла.
1970–1980 елларда яңа корпуслар, химия станциясе төзелә, Италия, Германия, Югославия, Чехословакиядән кайтарылган җиһазлар җирлегендә предприятиене алга таба яңартып техник коралландыру дәвам итә (вакуумлы киптерү җайланмалары, сыгу, ышкылау һәм тарттыру-йомшарту машиналары урнаштырыла), комплекслы механикалаштырылган цехлар оештырыла. 1990 елга берләшмәдә 2200 ләп кеше эшли, бу чорда күн товарлар җитештерү күрсәткечләре (миллион кв.дм): хром әйберләр – 148,4, юфть – 76,2, каты күн – 64,4; 16,3 миллион. сумлык күн галантерея эшләнмәләре җитештерелә. 2000 еллар башында чит илләрдән китерелгән химик реагентлар кулланып заманча эшкәртү технологияләре гамәлгә кертелә башлый. Даими рәвештә төрле төстәге һәм өслекле күннәрнең ассортименты баетыла. Чимал (мөгезле эре терлек тиреләре), башлыча, Татарстан ит комбинатларыннан алына. 2011 елда эшләп чыгарылган күн товарлар (миллион кв.дм): хром әйберләр – 32,3, «Вет-Блю» ярымфабрикаты – 0,8, каты күн эшләнмәләр – 0,05, юфть – 0,03, чи каеш – 0,003; 0,5 миллион сумлык күн-галантерея эшләнмәләре җитештерелә. Продукция Россия Феднрациясенең аяк киемнәре җитештерү һәм күн-галантерея сәнәгате предприятиеләренә (алар арасында Казандагы «Спартак», «Күн галантерея фирмасы» акцинерлык җәмгыятьләре) җибәрелә, аның 40% тан күбрәк өлеше якын чит илләргә чыгарыла. предприятиенең күп кенә эшчеләре дәүләт бүләкләренә лаек була.
Предприятие җитәкчеләре арасында: Г.Ф.Панькин, И.Я.Эйдлин, А.М.Тлюстангелов, В.Г.Соловьёв, Д.А.Алиев, Р.Р.Рузыев, Д.Б.Шубин (2021 елдан).
Труфус М.А. Кожевенная промышленность Казанского края. Казань, 1928.
Из опыта работы Казанского кожевенного комбината имени В.И.Ленина. М., 1970.
Автор – С.Г.Белов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.