Эчтәлек

Эшләүчеләр саны 1,5 мең кешедән артык (2003 ел).

1989 елда оештырыла. Үзәкләштерелгән сәнәгый базалары Зәй шәһәрендә һәм районында, Әлмәт районындагы Рус Акташы посёлогында урнашкан.

«Зәйнефть» составында – 3 нефть чыгару, катламнардагы басымны саклау, фәнни-тикшеренү һәм җитештерү, төзелеш-ремонт, 5 җитештерү базасына хезмәт күрсәтү һәм технологик транспорт цехлары бар.

Яңа Елховой чыганагының Акташ мәйданында, Зәй һәм Түбән Кама районнарында урнашкан Соколка, Көнчыгыш Макаровка, Аксар, Мельнино чыганакларын эшкәртә. Төп файдалану объекты – эшкәртүнең соңгы стадиясендәге девон катламнарының терриген утырмалары. НГДУ эшкәртә торган нефть запасларының 80% тан артыгы – авыр чыгарылучан, үтә үзле, авыр компонентлар катнашкан мул сулы ятмалар.

Аларның күпчелек өлеше контур тирәли су кудыру алымы белән катламнардагы басымны саклау нигезендә эшкәртелә. Нефть бирүчәнлекне арттыру өчен катламнарга тәэсир итүдә алдынгы гидродинамик, физик-химик, геологик-физик алымнар кулланыла.

«Зәйнефть»тә тармакта беренче мәртәбә буларак скважиналарны горизонталь бораулау ысулы гамәлгә кертелә (1991 ел), насос штангаларын диагностикалау һәм торгызу линиясе сафка бастырыла (1996 ел), нәтиҗәдә скважиналарда авариясез һәм ремонтсыз эшләү чоры арта. Су һәм нефть үткәргечләр төзү өчен металл-пластмасса торбалар җитештерү линиясе эшли. Нефть әзерләүдәге технологик процессларны контрольдә тоту мөмкинлеген бирә торган мәгълүмат-үлчәү комплексы файдаланыла. Нефть промыселлары комплекслы автоматлаштырылган һәм телемеханикалаштырылган. Нефтьнең 50% тан күбрәк өлеше катламнарга тәэсир итүнең алдынгы алымнарын кулланып чыгарыла.

Нефть чыгаруда иң зур күрсәткеч бер елга 6,64 млн т тәшкил итә (1977 ел); барлыгы 109,5 млн т, шул исәптән 2001 елда 1,3 млн т чыгарылган. 2002 ел башына 2160 скважина борауланган, шуларның 1114е нефть бирә.

Зыян килгән җирләрне табигый хәленә кайтаруга, эчәргә яраклы су чыганакларын төзекләндерүгә, әйләнә-тирә мохиткә техноген тәэсирне киметүгә аеруча әһәмият бирелә.

НГДУның социаль объектлары – ял базасы, спорт залы, балаларны сәламәтләндерү лагере бар. «Зәйнефть»нең алдынгы хезмәткәрләре хөкүмәт бүләкләренә, шул исәптән мактаулы исемнәргә лаек була: Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты – 1, Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе – 13, Татарстан Республикасының атказанган геологы – 1, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы – 1, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе – 1, Татарстан Республикасының атказанган энергетигы – 3, Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре – 2, Россия Федерециясенең Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре – 13 кеше; 1 кеше – Хезмәт Кызыл Байрагы, 1 кеше - «Почёт билгесе», 2 кеше – «Хезмәт даны» орденнары, 35 кеше медальләр белән бүләкләнә.

«Зәйнефть» җитәкчеләре – Г.В.Зимин (1989-1999 гг.), Г.Н.Шариков (1999 елдан).

2006 елда производствоны реструктуризацияләү программасы буенча «Зәйнефть» «Елховнефть» НГДУына кушыла.

Әдәбият

Князев С.Л., Гатиятуллин Н.С., Абражеев Г.П. Нефть и газ Республики Татарстан: Сб. док., цифр и материалов. Москва, 1993. Т. 2;

Малахов В.С. Заинские миллионы (историко-краеведческие очерки). Казань, 1996;

Шишкина Н.А. Нефть, ставшая судьбой. Набережные Челны, 1999;

Гиниатуллин М.К. Развитие «Татнефти»: Статистика и коммент. Москва, 2000.

Авторлар – К.Ф.Фәсхетдинов, И.З.Чупикова, В.А.Винокуров