1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Самара һәм Оренбург өлкәләре белән чиктәш.

Үзәге — Бөгелмә шәһәре.

 Мәйданы — 1405,2 кв.км.

Халкы 2017 елда — 107015 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 49,2%, руслар — 38,6%, чуашлар — 5,5%, мордвалар — 3,1%).

Район 65 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2007 елның 12 февралендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Көмеш һәм сыек зәңгәр тәңкәләр чиратлашып каплаган көмеш балык урнаштырылган һәм көмеш белән төгәлләнгән дулкынлы сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) очлыклы җете кызыл (кызыл) җирлектә — яшел калкулык, аның өстендә — кечерәк шпиль белән төгәлләнгән, аерылган көмеш гөмбәз».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, аскы чиге буйлап габарит киңлеге тукыма киңлегенең 1/6 өлеше киңлегендәге яшел буйга тоташкан, аның астында тукыма киңлегенең 1/30 киңлегендәге дулкынлы, ак буй белән бүленгән, габарит киңлеге тукыма киңлегенең 3/10 өлеше киңлегендәге күк буй урнашкан туры почмаклы кызыл тукыма; күк буйның уртасында — район гербындагы балык, кызыл өлеш уртасында шпильле ак гөмбәз сурәтләнгән».

Символика нигезләмәсе

Герб символлар һәм аллегорияләр теле белән Бөгелмә районының мәдәни, тарихи һәм табигый үзенчәлекләрен тасвирлый. Ала балык сурәте төшкән, дулкынлы сызык белән бүленгән зәңгәр җирлекле очлык районның һәм тарихи гербында җирле елгаларның балыкка бай булуын раслап балык сурәте төшерелгән Бөгелмә шәһәренең тарихи бәйләнешен күрсәтә. Зәңгәр төс — намус, зыялылык, рухият һәм югары омтылышлар символы. Көмеш дулкын район территориясе буйлап агучы бормалы Бөгелмә елгасы һәм башка кечерәк елгаларга ишарә. Калкулык төбәкнең табигый-географик үзенчәлекләрен, аның рельефын ассызыклый: Бөгелмә районы республиканың иң югары өлешендә — шул ук исемдәге платода урнашкан. Табигать, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек, үсеш һәм алгарыш символы булган яшел төс гербның табигатькә нисбәтле мәгънәсен баета. Бинаның челтәрле гөмбәзе Татарстанның иң гүзәл тарихи үзәкләренең берсен тәшкил итүче Бөгелмә шәһәре һәм районының тарихи мирасын чагылдыра. Көмеш төс — сафлык һәм камиллек, татулык һәм үзара аңлашу; кызыл — хезмәт, көч, кыюлык, матурлык һәм бәйрәм символы.

Авторлар коллективы

Н.Мәһдиев, А.Заретдинов һәм Р.Юсупов (Бөгелмә), Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), О.Афанасьева (Мәскәү).