Эчтәлек

Хайван тиреләреннән өс һәм аяк киемнәре, галантерея әйберләре һәм дирбия-иярләр, төрле машиналарның детальләрен һ.б.ны эшләү өчен кулланыла торган йомшак һәм каты күннәр, шулай ук ясалма күн җитештерү белән шөгыльләнә торган җиңел сәнәгать тармагы.

Эшләүчеләр саны — 1 меңләп кеше (2008).

Күн эшләү һөнәрчелеге Идел буе Болгар дәүләте дәверендә үк киң таныла. XVIII йөз башында, күбесенчә, ирекле яллы хезмәттән файдаланган дәүләт һәм хосусый күн эшләнмәләр мануфактуралары була. XIX йөзнең 2 нче яртысында фабрика-завод тибындагы предприятиеләр барлыкка килә. Эре предприятиеләрнең күбесе — Л.А., Н.И., Н.Н.Алафузовларның күн һәм дирбия-ияр (1860, к. Алафузовларның завод-фабрикалар һәм җитештерү-сәүдә ширкәте), бертуганнар А.М., Г.М., Р.М.Гольберг һәм Ко күн-чи каеш (1872), С.В.Жулин, Даутов һәм Смолинның (1875), Луи Зальмның (1885), И.Я.Голитцерның (1894), В.Г.Шабанов, Е.Л.Сафронов һәм Ко (1906) күн заводлары — Казанда урнаша. Шулай ук Чистайда М.Я.Вачуговның күн заводы (1858), Минзәлә өязенең Ширәмәт авылында предприятиеләр һ.б. ачыла. Алар пар һәм нефть двигательләре, локомобильләр, махсус машиналар һәм механик җиһазлар белән коралландырыла. Җитештерүдә элеккечә үк яртылаш кул хезмәте файдаланыла, тире иләү вак чаннарда традицион үсемлек материаллары (кайры, кыяклылардан ясалган махсус кесәл), көл кулланып башкарыла. Эшкәртү процессы 100–180 тәүлек дәвам итә, эшчеләрнең сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирәгә зыян китерә. 1890 еллар уртасына Казан күн заводларының 40% тан артыграк өлеше сәнәгый борылыш кичерә. Алафузовларның предприятиеләре техник яктан иң алдынгылардан санала, аларда ел саен 130 мең данәгә кадәр чи тире эшкәртелә; тире иләүнең ул заман өчен иң алдынгы механик ысулы кулланыла, чит илләрдән осталар һәм белгечләр чакыртыла, күп кенә җиһазлар кайтартыла. 1890 елларда предприятиеләргә электр кертелә, электр двигательләре, күнне өлешләргә кисүче яңа конструкцияле машиналар урнаштырыла.

1888 елда Казан губернасында 69 күн фабрикасы һәм заводы була, аларда 440 кеше эшли. 1917 елда барлыгы 4 мең эшчене берләштергән 33 предприятие исәпләнә; ел саен 2 млн данә эре терлек һәм 4 млн данә сарык тиресе эшкәртелә, 2 млн сумнан артык бәяләнгән күләмдә продукция чыгарыла, бу Россиядә күн җитештерүнең якынча алтыдан бер өлешен тәшкил итә.

Октябрь революциясеннән соң тармак предприятиеләре национализацияләнә һәм алар җирлегендә Казанның 1 нче, 2 нче, 3 нче, 4 нче һәм 5 нче күн заводлары, «Кызыл күнче» фабрикасы һ.б. оештырыла. 1920 елда, квалификацияле кадрларга ихтыяҗ арту сәбәпле, хромлы һәм үсемлек материаллары белән иләү буенча техник-технологлар әзерләү өчен, Казан күн техникумы ачыла. Нэп чорында заводлар Таткожтрестка берләштерелә һәм алар, башлыча, Кызыл Армия ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә эшли. 16 предприятие аерым затларга тапшырыла. Мәсәлән, Казан күн эшкәртү ширкәте тарафыннан арендаланган 5 нче дәүләт күн заводы Казан күн АҖгә әверелә, Ширәмәт күн заводларын «Братство» һөнәрчеләр кооперативы арендалый. 1922–1926 елларда республикада эре тиреләрдән күн эшләү — елга 149 меңнән 177 мең данәгә, уртача зурлыктагы күн җитештерү 77 меңнән 111 мең данәгә кадәр арта. Җирле терлекчелекнең үсеш алуы, төбәкнең уңайлы сәүдә-географик урын биләве нәтиҗәсендә 1920 еллар ахырына кадәр күн җитештерү Татар сәнәгатенең иң эре тармакларыннан санала.

Индустрияләштерү башлану белән хосусый заводлар дәүләт милкенә күчә, предприятиеләр эреләндерелә һәм модернизацияләнә. 1 нче бишьеллыкта (1929–1932) Казанда күнне беренчел эшкәртү, хромлау, олтан эшләү заводлары файдалануга тапшырыла; «Спартак» күн аяк киемнәре, В.И.Ленин исемендәге күн комбинатлары реконструкцияләнә; «Кызыл күнче» фабрикасында күнне майдан арындыручы яңа җиһазлар урнаштырыла. 2 нче бишьеллыкта (1933–1937) күн суррогаты һәм күн галантерея заводлары сафка баса. Җитештерү технологиясе камилләшә. Тире иләүдә һәм күн эшкәртүдә һәр җирдә дә хром һәм төрле минераль экстрактлар кулланыла башлый; технологик процесс кыскара һәм 20–30 көнгә кала. 1926–1936 елларда республикада күн эшләп чыгару 4,4 тапкыр арта. Бөек Ватан сугышы елларында тармак фронт һәм оборона сәнәгате предприятиеләре өчен продукция җитештерүгә күчерелә. 1950–1980 елларда предприятиеләр заманча техника белән коралландырыла, технология камилләштерелә, җитештерүне оештыру яхшыртыла. 1980 еллар ахырына кадәр күн җитештерүдә бары тик җирле чимал гына кулланыла һәм әлеге тармак чималны беренчел эшкәртү, төрле сортлы күннәр эшләүдән башлап, ахыргы продукция (күн галантерея, дирбия-ияр әйберләре) чыгаруга кадәрге тулы технологик чылбырны үз эченә ала, шулай ук республиканың аяк киемнәре җитештерүче предприятиеләрен чимал белән тәэмин итә. Йомшак күннең якынча 50%ы һәм хромлы күннең 30%ы илнең башка төбәкләренә җибәрелә. Даими рәвештә продукция эшләп чыгару, аның сыйфатлы һәм күп хезмәт таләп итүче төрләренең чагыштырмача өлеше үсә. 1940–1990 елларда каты күн товарлар җитештерү — 50 дән 56, йомшак күн — 28,3 тән 55,6, хром күн товарлар — 70,4 тән 133 млн дм2 га, күн галантерея эшләнмәләре җитештерү 8,5 тән 33,2 млн сумга кадәр арта. 1990 елларда икътисади кризис, чит илләрдән арзан күн товарлар кертү нәтиҗәсендә продукция эшләп чыгаруның күләме сизелерлек дәрәҗәдә, эшләүчеләрнең саны 3 тапкыр кими. Тармакта дәүләти булмаган милектәге предприятиеләр барлыкка килә, Казанда, Чаллы, Чистай шәһәрләрендә яңа кечкенә фирмалар ачыла. 1990 еллар ахырында – 2000 елларда күп кенә предприятиеләрдә технологик җиһазлар алыштырыла. Хәзерге вакытта күн эшләү, ясалма күн җитештерү һәм алардан товарлар эшләп чыгару белән «Сафьян» АҖ, Казан ясалма күн заводы, Күн галантерея фирмасы шөгыльләнә. Ел саен (2010) каты күн товарлар — 0,3 млн дм2, хромлы күн товарлар — 29,7 млн дм2; күн галантерея эшләнмәләр 100 млн га якын сумлык күләмдә җитештерелә. Татарстанның күн җитештерү тармагы эшләп чыгарган әйберләр арасында камытлар, йөгәннәр, ыңгырчак баулары, иярләр, юл йөрү һәм спорт сумкалары, рюкзаклар, мылтык тышлыклары, патронташлар һ.б. бар. Күн технологиясе, күн эшләнмәләр технологиясе һәм аларны конструкцияләү буенча югары квалификацияле белгечләр Казан җиңел сәнәгать техникумында һәм Казан технология университетында әзерләнә.

Әдәбият

Труфус М.А. Кожевенная промышленность Казанского края. К., 1928;

Бражников Н.Г. Промышленность Татарии, рождённая Октябрём. К., 1969;

 Рабочий класс Татарии. К., 1981;

История Казани: В 2 кн. К., 1988–91;

Республика Татарстан. 1920–2000: Стат. сб. К., 2001.

Авторлар – С.Г.Белов, К.Ф.Фәсхетдинов