1969 елда тимер-бетон конструкцияләрне җыю, эре панельле йортлар төзү, юл һәм төзелеш машиналарын ремонтлау заводлары һ.б. төзелеш индустриясе объектларында проектлау-смета документларын эшләү өчен «Гипронефтестрой» дәүләт проектлау институтының комплекслы проектлаштыру бүлеге буларак Казанда нигез салына. 1987 елда Казан филиалы итеп үзгәртелә, 1988 елда аның җирлегендә « Казан промстройпроект» оештырыла; 1993 елдан — АҖ. Эшләүчеләр саны — 111 кеше (2010).

Төп эшчәнлеге: төзелеш индустриясе предприятиеләрен һәм объектларын, торак, авыл, автотранспорт биналарын һәм гражданлык корылмаларын комплекслы проектлаштыру; шәһәр төзелеше документларын эшләү; инженерлык системаларын һәм челтәрләрен проектлаштыру; инженерлык-геодезия; инженерлык-геология эзләнүләр алып бару белән бәйләнгән.