Алабуга шәһәрендә урнашкан.

2 сәнәгать мәйданының берсендә ит консервлары эшләп чыгару цехы, икенчесендә терлек сую, терлек һәм кош итләре эшкәртү цехлары урын алган. Якынча 100 кеше эшли (2006).

Алабуга ит комбинаты (Казан ит комбинатының терлек чалу пункты буларак 1942 елда нигез салына) һәм Алабуга консерв заводы (аның тарихы, Алабуга крахмал киптерү заводы территориясенә Ленинград җимеш-яшелчә консервлау цехы эвакуацияләнеп килгәннән соң, 1943 елдан башлана) җирлегендә 1964 елда оештырыла. 1947 елда Алабуга консерв һәм крахмал киптерү заводлары җирлегендә Алабуга өлкә азык-төлек комбинаты оеша. 1953 елда ул Алабуга район азык-төлек комбинатына һәм Алабуга консерв заводына бүленә. 1956 елда предприятиегә реконструкция үткәрелү белән, Алабуга консерв заводы итеп берләштерелә (крахмал эшләп чыгару туктатыла, крахмал цехы консерв цехы итеп җиһазлана, яшелчә эшкәртү цехы, суыткычлар төзелә).

1963–1964 елда Казан «Пламя» җитештерү берләшмәсенә керә. 1993 елдан АҖ. Реконструкция үткәрелә, заманча җиһазлар урнаштырыла, продукциянең ассортименты киңәйтелә (20 төрдән артык консерв, 80 нән артык исемдә казылык эшләп чыгарыла). Алабуга, Мамадыш, Менделеев, Тукай, Кукмара районнарының авыл хуҗалыгы предприятиеләре терлек беләнн тәэмин итәләр. 2007 елның 1 гыйнварына 570,7 т ит һәм субпродукт, 1291,2 т казылык әйберләре, 718 мең шартлы банка консерв җитештерелә.

1996–2006 елларда уздырылган Бөтенроссия конкурсларында һәм күргәзмәләрендә «Томалап пешерелгән ат ите» консервысы 1 нче, 2 нче дәрәҗә дипломнар һәм алтын медаль, «Сыер ите белән арпа ярмасыннан пешерелгән ботка» – көмеш медаль, «Бавыр паштеты» 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.

Предприятие җитәкчеләре – Гатауллин (1940–1945 еллар), Я.Ф.Жубрицкий (1972–1987 еллар), Г.Т.Мелкумянц (1987–1992 еллар), В.Н.Овечкин (1992–2002 еллар), Р.Г.Фазлыәхмәтов (2003 елдан).

Авторлар – В.Н.Овечкин, Г.Я.Мәүлетова