- РУС
- ТАТ
аграр төбәк
Идел елгасының уңъяк ярында, ТРның көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан.
Мәйданы 7455,5 км2 (ТР территориясенең 11%). 6 административ район (Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш), 2 шәһәр (Буа, Тәтеш), 4 шәһәр тибындагы посёлок (Апас, Кама Тамагы, Куйбышев Затоны, Тенеш) керә.
2007 елның башында 153,8 мең кеше, шул исәптән шәһәр халкы 28,7%, эшкә яраклы яшьтәгеләр 54,7%. Туым (1 мең кеше исәбенә) – 9,3, үлем – 16,9, халыкның табигый кимүе 7,6.
Идел алды икътисади районы территориясеннән Зөя–Ульянов тимер юлы, федераль әһәмияткә ия Казан–Ульянов автомобиль юлы уза.
Авыл хуҗалыгы җирләре 575,4 мең га (ТР авыл хуҗалыгы җирләренең 12,6%), шул исәптән сөрү җирләре 448,9 мең га. Уҗым арышы, уҗым һәм сабан бодае, арпа, борчак игелә, шикәр чөгендере, бәрәңге һ.б. культуралар үстерелә. Терлекчелектә төп тармаклар – ит-сөт җитештерү, дуңгыз, сарык үрчетү. 2006 елда ТР авыл хуҗалыгы тулаем продукциясенең 12,4%ы җитештерелә, шул исәптән 14,5% бөртеклеләр, 52,6% шикәр чөгендере, 13,4% бәрәңге, 3,3% яшелчә, 11,2 әр % ит һәм сөт, 3,6% йомырка, 18,8% йон.
Сәнәгать предприятиеләре, нигездә, Буа шәһәрендә һәм районында (шикәр, машина төзү, спирт-аракы, Әхмәт электромеханика заводлары, мамык фабрикасы, май-сыр комбинаты), шәһәр тибындагы Кама Тамагы посёлогы һәм Кама Тамагы районында (гипс руднигы – ТРда гипс ташын төп чыгаручы, «Камойл», Куйбышев исемендәге ремонт-эксплуатация нефть флоты базасы, «Волготанкер» вәкиллеге) урнашкан.
Башка районнарда ит һәм сөт эшкәртү, ашлык кабул итү предприятиеләрендә он һәм ярма җитештерү, балык тоту һәм эшкәртү, икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләре эшли.
Буа һәм Тәтештә махсус урта белем бирү йортлары бар.
Автор — Ф.Г.Борһанов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.