Кама елгасының уңъяк яр буенда һәм Вятка елгасыннан көнбатыштарак урнашкан.

Мәйданы 9182,3 км2 (ТР территориясенең 13,7%ы). 6 административ район (Балтач, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба, Теләче), 1 шәһәр (Мамадыш), 4 шәһәр тибындагы поселок (Балтач, Кукмара, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы) керә.

2007 ел башына халкы 205,2 мең кеше, шул исәптән шәһәр халкы – 25,8%, эшкә яраклы яшьтәгеләр – 56,6%. Туучылар (1 мең кешегә) –  10,1, үлүчеләр – 14,4, халыкның табигый кимүе – 4,3. Кама алды икътисади районы территориясе буенча Казан-Екатеринбург тимер юлы (Кукмара, Шәмәрдән станцияләре) һәм Казан-Уфа автомагистрале уза. Авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 601,7 мең гектар (ТР авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданының 13,2%ы), шул исәптән сөрү җирләре 451,2 мең гектар тәшкил итә. Уҗым арышы, уҗым һәм сабан бодае, арпа, борчак, бәрәңге һәм башка культуралар игелә. Терлекчелекнең төп тармаклары – ит-сөт җитештерү, дуңгыз, сарык асрау.

2006 елда ТР авыл хуҗалыгы тулай продукциясенең 13,7%ы, шул исәптән 12,6% бөртекле ашлык, 23% бәрәңге, 14,8% ит, 17,9% сөт, 5,2% йомырка, 21,8% йон җитештерелә. Азык сәнәгате предприятиеләре авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә юнәлтелгән, алар арасында Шәмәрдән ит комбинаты (мөселман традицияләре буенча әзерләнгән ит ризыклары, азык һәм техник майлар), сөт-май ясау комбинаты (сөт продукциясе, сырлар), Мамадыш һәм Шомбыт спирт заводлары, Балык Бистәсе һәм Мамадыш балык заводлары, Саба азык-төлек комбинаты бар. Мебель, агачтан ясалган әйберләр Мамадыш агач эшкәртү комбинатында һәм Теләче мебель фабрикасында эшләнә. Җиңел сәнәгать предприятиеләре башлыча Кукмара шәһәр тибындагы поселокта тупланган – киез итек-киез комбинаты (йоннан басылган аяк киемнәре, одеяллар, йоклау өчен махсус капчыклар, киез), тегү фабрикасы (пальто, плащлар, курткалар, эшчеләр һәм ведомство хезмәткәрләре өчен киемнәр), "Мелита-Кукмара" мех фабрикасы, шулай ук Шәмәрдән авылында – мех эшләнмәләре фабрикасы (курткалар, кайры туннар, баш киемнәре). Төзелеш материаллары предприятиеләре бар: Теләче һәм Балык Бистәсе кирпеч заводлары, Теләче асфальт-бетон заводы. Урман хуҗалыгы өчен урта звено белгечләрен Лубян урман хуҗалыгы техникумы әзерли.

2007 елда Төньяк икътисади районы итеп үзгәртелә.

Автор – Ф.Г.Бурганов