Традиционные праздники и фестивали самодеятельного творчества народов Татарстана: иллюстрированный энциклопедический справочник / отв. ред. Р.В.Шайдуллин. Казань: Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ: Изд-во АН РТ, 2022. Кн.2. 172 с., илл.

«Татарстан халыклары» сериясеннән булган бу иллюстрацияле энциклопедик белешмәлек Татарстан халыкларының бәйрәм-фестиваль иҗатына багышланган. Икенче китапта үзенчәлекле халык-уен иҗаты белән аерылып торган халык традицион бәйрәмнәре турында мәгълүмат туплап бирелгән.

Басманың төп максаты – Татарстан халыкларының мифологиясен, гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм уеннарын, үзешчән сәнгать иҗатын саклау өчен төп нигез буларак, этник бәйрәм мәдәниятен тарихи реконструкцияләү.

Белешмәлек тарихчыларга, этнографларга, культурологларга, шулай ук дәүләт мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә адресланган, шулай ук гади укучыга да кызыклы булыр дип ышанабыз.