- РУС
- ТАТ
Мәкаләдә әдәбият чыганаклары нигезендә Урта Иделдә якын күршеләр – татарлар һәм мариларның үзара бәйләнешләренең төп юнәлешләре тикшерелә. Күптәнге элемтәләр һәм тарихи язмышларның уртаклыгы мари халкының телдә, матди көнкүрештә (торак, кием, азык-төлек), рухи мәдәнияттә (диндә булу, йолалар, фольклор) шактый санда төрки элементларны үзләштерүенә китерә.
Төрле чыганаклар нигезендә мариларның татарлар тарафыннан (өлешчә һәм тулысынча) ассимиляцияләнү очраклары ачыклана. Үзара бәйләнешләр ике яклап була, һәм татарлар, үз чиратында, мариларның этник мәдәнияте компонентларын үзләштерәләр (аерым алганда, телдә), шулай ук мариларның элек яшәгән кайбер урыннарда аларның варислары булалар.
Сылтама ясау өчен: Столярова Г.Р. Татарско-марийские отношения в Среднем Поволжье в XIX – начале ХХ вв. // Научный Татарстан. 2012. №3. С.66–74.
Автор турында: Гүзәл Рафаил кызы Столярова, тарих фәннәре докторы.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.