- РУС
- ТАТ
акушер-гинеколог, медицина фәннәре докторы (1976)
1937 елның 2 августында Горький шәһәрендә туган.
1960 елда Горький медицина институтын тәмамлаганнан соң, Горький өлкәсе Воскресенский районы хастаханәсендә эшли.
1962 елдан Казан медицина институтында, 1965 елдан гыйльми сәркәтип, 1968 елдан 1 нче акушерлык һәм гинекология кафедрасы доценты.
1978 елдан Осетия медицина институты профессоры.
Бала тудыру бүлекләрендә диагноз кую ысулларын реоэнцефалография, ана һәм яралгының фоноэлектрокардиографиясе, тудыру вакытында балага электрокардиография, аналык реоплетизмографиясе, күзгә кан төшү авыруына бинокуляр микроскопия, канның кислоталы балансын тикшерү, амнеоскопия һәм биохимик тестларны гамәлгә кертә. Бу ысулларны куллану бала тудыру вакытын 2 – 2,5 тапкыр кыскарта, балалар үлеме очракларын киметә.
Вызывание родов внутривенным введением окситоцина // Казанский медицинский журнал. 1966. № 1.
Микроциркуляция и метаболические нарушения при осложнении беременности резус-изоиммунизацией и поздним токсикозом // Казанский медиинский журнал. 1976. № 4 (автордаш).
Радиоизотопная ренография в акушерско-гинекологической клинике // Казанский медицинский журнал. 1978. № 4 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.