- РУС
- ТАТ
хирург, медицина фәннәре докторы (1969), профессор (1970), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1980)
1925 елның 29 сентябре, БАССРның Тәтешле районы Илмәт авылы — 1981 елның 5 ноябре, Казан.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1949), шунда ук эшли.
1952 елдан Благовещенск медицина институтының (Амур өлкәсе) топографик анатомия һәм оператив хирургия кафедрасында.
1958 елдан Казан ГИДУВында, 1968 елдан оператив хирургия һәм топографик анатомия кафедрасы мөдире.
Лимфология тәгълиматына нигез салучыларның берсе. Медицина дөньясында беренче буларак, күкрәктәге лимфа юлларына дренаж операциясен, лимфа белән вена анастомозы операциясен («Шәрәфисламов операциясе») эшли.
Уйлап табуга авторлык таныклыгы бар.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Медальләр, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Лимфатическая система при некоторых острых хирургических заболеваниях брюшной полости: Учеб. пособие. Л.,1976 (автордаш);
Новокаиновые блокады вегетативной нервной системы. А.-А., 1981 (автордаш);
Топографо-анатомические основы акупунктуры. А.-А.,1988 (автордаш).
Профессор Фоат Шакирович Шарафисламов // Казан. медицина журн. 1982. № 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.