Эчтәлек

Биографиясе

1936 елның 18 июлендә Ленинград шәһәрендә туган.

Ленинградның 1 нче медицина институтын тәмамлаганнан соң (1960 ел), Новгород өлкәсендә участок хастаханәсе мөдире булып эшли.

1962 елдан Мәскәү университетының кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасында.

1965 елдан Медицина-биология проблемалары фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү).

1970 елдан Ленинградның 1 нче медицина институтында. 1973 елдан профессор А.Л.Поленов исемендәге Россия нейрохирургия институтында әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (Санкт-Петербург).

Хезмәтләре нейрохирургиядә гипербарик оксигенлаштыру куллануга карый. Уйлап табуга 8 патенты бар.

1991–1993 елларда Санкт-Петербургта Татар мәдәни үзәге идарәсе әгъзасы.