Биографиясе

1876 елның 27 июне, Казан губернасы, Царёвококшайск өязе Морки авылы — 1954 елның 31 марты, Молотов шәһәре.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1902), шунда ук, Балалар авырулары клиникасында эшли.

1904, 1906 елларда Мәскәү бактериология институтында стажировка уза. 1907 елда Швейцариядә фәнни командировкада.

Рус-япон (1904–1905 елларда Маньчжуриядә 20 нче Харбин берләштерелгән госпиталендә) һәм Беренче бөтендөнья сугышларында катнаша.

1911 елдан Казан университеты каршындагы Акушерлык институтында укыта, 1915 елдан университетның балалар авырулары кафедрасында. Балалар үлеменә каршы көрәш җәмгыятен гамәлгә куючыларның берсе һәм казначысы (1909).

1920 елдан Пермь университетының үзе оештырган балалар авырулары кафедрасы профессоры; шулай ук  университет каршында балалар клиникасына нигез сала («Пичугин клиникасы»).

Пичугин җитәкчелегендә Уралда балалар санаторийлары төзелә.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре балалар авыруларын өйрәнүгә, бизгәк (малярия), туберкулёз, имчәк балалары авыруларын (шул исәптән кызылча) диагнозлау һәм дәвалауга, балаларны тукландыру, ана һәм бала сәламәтлеген кайгырту, балалар үлеменә каршы көрәш мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре  

Скарлатина и меры борьбы с ней. К., 1909;

Опыты с культивированием plasmodium vivax по методу Bass’a // Казан. медицина журн. 1913. № 3/4;

Лечение малярии детей метиленовой синькой // Казан. медицина журн. 1914. № 3/6;

Питание и уход за грудным ребёнком. Молотов, 1940.

Әдәбият  

Ильинский П.И. 35-летие научно-преподавательской и врачебно-общественной деятельности профессор П.И.Пичугина // Педиатрия. 1938. № 3.