Биографиясе

1856 елның 15 октябре, Казан губернасы, Спас өязе Караваево авылы — 1911 елның 20 декабре, Казан.

Казан руханилар семинариясендә укый (куыла).

Казан университетының медицина факультетын тәмамлый (1875).

1875 елдан Себер приискаларында табиб.

1889–1906 елларда Казан губернасының Чабаксар өязендә земство табибе булып эшли, земство каршындагы казанышлары өчен аның портреты Исмелевский авылы хастаханәсенә куела.

Халык өчен укулар, китапханә-уку бүлмәләре оештыра, метеорологик станция белән җитәкчелек итә.

Конституцион демократлар партиясенең Казан бүлеге әгъзасы.

1 нче Дәүләт Думасы сайлауларында катнашканнан соң (1906) хезмәтеннән читләштерелә һәм полициянең яшерен күзәтүе астында яши.

Казан губернасыннан 2 нче Дәүләт Думасы депутаты (1907), кадетлар партиясе фракциясе әгъзасы. Дума куып таратылганнан соң (1907) Казанга кайта: университет клиникасында ординатор, бертуган Крестовниковлар хастаханәсендә табиб; хосусый практика белән шөгыльләнә.

Әдәбият

Члены второй Государственной Думы. СПб., 1907;

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2002. Т. 1.

Автор — Л.М.Айнетдинова