Биографиясе

1931 елның 14 августы, Мәскәү — 2022 елның 25 октябре, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлагач (1956), Яшел Үзән шәһәрендә табиб булып эшли.

1959 елдан Үзәк ГИДУВта (Мәскәү), 1974 елдан А.В.Вишневский исемендәге Хирургия институтында,

1976 елдан А.Н.Бакулев исемендәге Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе институтында. 1981 елдан Новокузнецк ГИДУВында, оператив хирургия һәм топографик анатомия кафедрасы мөдире.

1985 елдан Казан медицина академиясендә, 1990 елдан оператив хирургия һәм топографик анатомия каф. мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни тикшеренүләре клиник анатомиягә һәм оператив хирургиягә (ангиологиягә) карый. Ибәтуллин лимфа агышларының һәм стресс халәттә бөер өсте бизләре артериаль системасының клиник-морфофункциональ бәйлелегенең төп мәсьәләләрен өйрәнә; лимфа системасы һәм аның патологиясенең сегментар төзелеш классификациясен булдыра; лимфа системасының асимметрик төзелешен ачыклый һәм аның клиник күренешендәге ролен билгели; кече оча сөягендәге һәм арт сандагы патологик процессларны клиник-анатомик чикләүне (локальләштерү) тәкъдим итә.

Уйлап табуга 9 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Новые медицинские технологии в хирургии // Материалы конф. к 185-летию Казан. гос. медицина университета. К., 1999. Т. 1;

Гомеостаз и артериальная гипертензия. Сегментарное строение лимфатической системы и его клиническое значение. К., 2003.