- РУС
- ТАТ
фармаколог, медицина фәннәре докторы (1990 ел), ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (1998 ел), ТРның атказанган фән эшлеклесе (2003 ел)
1942 елның 26 февралендә Актаныш районы Түмерҗә авылында туган.
Казан медицина институтын (хәзер Казан медицина университеты) тәмамлаганнан соң (1967 ел), шунда ук эшли.
Фармацевтика факультетын оештыруда катнаша, 1989 елдан фармакогнозия һәм ботаника курслары, фармакология кафедрасы мөдире, профессор (1992 ел).
Хезмәтләре аз дәрәҗәдәге агулы фосфорорганик кушылмалар белән холинэстераз ингибиторларының үзара тәэсирен өйрәнүгә карый.
Р.С.Гәрәев тарафыннан антихолинэстераз һәм антихолинэстераз булмаган фосфорорганик кушылмаларның тәэсир итешү механизмы, бу капма-каршылыкның метаболик нигезләре ачыклана.
РФА Казан гыйльми үзәгенең Органик һәм физик химия институтында синтезлаштырылган күп сандагы фосфорорганик кушылмаларның химик төзелеше белән фармакологик тәэсиренең үзара бәйләнешен (автордаш), шул исәптән препаратларны: димефосфон – нерв системасы функциясен нормальләштерү, глицифон – тиренең яман шеш һәм яман шеш алды авыруларын дәвалау өчен, яңа антидепрессант тетрамезин, безнең илдә җитештерелгән оригиналь, күбекләнеп эрүчән ацетилсалицил к-тасын тикшерә.
Р.С.Гәрәев җитәкчелегендә антисептик һәм ялкынсынуга каршы чара - эфоран клиникага кадәр сынап карала, ноотроп һәм антидепрессив үзлекле фосфорорганик кушылмалар интенсив өйрәнелә.
«Демифосфон – нерв системасы функцияләрен нормальләштерүдә оригиналь дару препараты» дигән хезмәте өчен ТРның Дәүләт бүләге бирелә (1994 ел). Бөтенроссия фармакологлары фәнни җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе.
Уйлап табуга 8 авторлык таныклыгы һәм 3 патенты бар.
Антагонизм фосфорорганических гетероциклов с холинэстеразным средством фосфаколом (параоксоном) // Эксперим. и клиническая фармакология. 1997. № 6;
Глициновая мазь в лечении первично-множественного базально-клеточного рака кожи // Terra medica nova. 2002. № 4 (автордаш);
Влияние пиримидиновых производных на систему регуляции активного транспорта кальция в иммунокомпонентных клетках // Бюл. эксперим. биологии и медицины. 2002. Т. 134, № 9 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.