- РУС
- ТАТ
Физиолог, медицина фәннәре докторы (1964), профессор (1970), СССРның атказанган уйлап табучысы (1982)
1923 елның 28 феврале, Башкортстан Республикасы Бүздәк районы Бүздәк авылы – 1995 елның 2 декабре, Уфа.
Мәскәүдәге 1 нче медицина институтын тәмамлый (1946). 1952 елдан Мәскәүдә: Колак, тамак, борын үзәк фәнни-тикшеренү институтында, электрофизиология лабораториясе мөдире.
1960 елдан А.Н.Бакулев исемендәге Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе фәнни-тикшеренү институтында, 1964 елдан СССР Медицина фәннәре академиясе каршындагы Туклану фәнни-тикшеренү институтында, 1969–1985 елда Үзәк курортология һәм физиотерапия фәнни-тикшеренү институтының клиник физиология бүлеге мөдире.
Тикшеренүләре электрографиягә багышлана.
Кардиотопография (йөрәк потенциаллары урыннарын билгеләү) ысулына нигез салучы, бу ысул күп илләрдә гамәли кулланыш таба. Йөрәктәге электр кыры үзгәрешенең яңа күрсәткечләрен ачыклый. Р.Әмиров тарафыннан дипольнең түгәрәк буенча хәрәкәте һәм йөрәк авырулары вакытында үзгәрүе дәлилләнә. Авыруларга диагноз кую мөмкинлеген үстерүче 50 яңа күрсәткечне аерып күрсәтеп, 10 карта төзи.
Электрокардиотопография. М., 1965.
Интегральные топограммы потенциалов сердца. М., 1973.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.