Биографиясе

1946 елның 2 апрелендә, Үзбәкстан ССР, Әндиҗан шәһәрендә туган.

1971 елда Мәскәүдәге 1 нче медицина институтын тәмамлый. 1973 елдан СССР Медцина Фәннәре Академиясенең Хирургия фәнни үзәгендә, 1984 елдан РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм медицина сәнәгатенең Россия кардиология фәнни-җитештерү комплексында йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе, 1991 елдан – профессор.

Р.С.Акчурин Кардиологлар фәнни җәмгыятендә ангиологлар секциясе рәисе, М.Дебейка исемендәге хирурглар башкарма комитеты әгъзасы, Россия йөрәк-кан тамырлары хирурглары фәнни җәмгыятенең идарә президиумы әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре реконструктив һәм пластик микрохирургиягә – очлыклар, коронар артерияләр хирургиясенә, йөрәкнең ишемия авыруларын һәм ритмы бозылуын хирургик дәвалауга, миокардны саклауга, лазерлы ангиопластикага, аорта һәм аның тармакларын, мультифокаль атеросклероз авыруларын хирургик дәвалауга; онкологик авырулар хирургиясендә заманча технологияләр куллануга карый.

Р.С.Акчурин тарафыннан ампутацияләнгән аяк-кулларны савыктыру технологиясе эшләнә һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләренең дәвалау учреждениеләрендә гамәлгә кертелә. Эндартерэктомия кулланып реконструкцияләнгән артериаль сегментларда тамыр протезлары үткәрүчәнлеген, шулай ук дислипопротеидемик ярсынулар дәрәҗәсенә бәйле рәвештә, коронар шунтларны, микрохирургия техникасын файдаланып, катлаулы коронар аутоартериаль шунтлар куюның яңа ысулларына бәйле тикшерүләр үткәрә. Үзе уйлап тапкан микроинструментлардан файдаланып (Казанда җитештерелә), коронар артерияләрдә йогышлы авырулар китереп чыгармыйча гына оператив дәвалау тактикасын һәм техникасын, шулай ук коронар артерияләрдә реконструктив операцияләр ясау ысулларын гамәлгә кертә.

СССРда беренче булып «йөрәк-үпкә» комплексын йөрәк-үпкә зәгыйфьлеге кичерүче авыруга күчереп утырта; ирекле мускул трансплантантын кулланып, кардиомиопластика операциясен башкара, миокардны саклау өчен коронар синустан файдалана. Бөер артерияләрендә һәм аяклар кан тамырларында микротамырларга операцияләр, шулай ук РФ президенты Б.Н.Ельцин йөрәгенә операция ясый.

Уйлап табуга 12 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

СССР һәм РФ Дәүләт бүләкләре лауреаты (1982, 2004). «Почет билгесе» (2002) ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Реконструктивная микрохирургия беспалой кисти. М., 1984.

Болезни сердца и сосудов: Руководство для врачей. М., 1992. Т. 2 (автордаш).