Биографиясе

1916 елның 23 октябре, Самара губернасы, Бөгелмә өязе (хәзерге Лениногорск районы) Иске Куак авылы — 1945 елның 21 феврале, Литва ССР, Мажейкяй шәһәре.

Урта белем ала.

1936 елдан Кызыл Армия сафларында.

Энгельс хәрби авиация училищесен (1938) тәмамлый.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 8 нче һава армиясенең 7 нче штурм авиациясе корпусы 206 нчы штурм авиациясе дивизиясенең 806 нчы штурм авиациясе полкы командиры урынбасары. Көньяк-Көнбатыш, Көньяк һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–1943 еллар), Украина һәм Балтыйк буен азат итү сугышларында катнаша.

1943 елның ноябренә кадәр 104 сугышчан очыш ясый, шул вакытта дошманның 7 самолётын, 40 танкын, 130 автомашинасын юк итә, 20 артиллерия батареясының утын бастыра.

Сугышчан бурыч үтәгәндә һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлек

И.А.Заварыкин бюстлары Лениногорск шәһәренең Геройлар аллеясында һәм туган авылында урнаштырыла. Герой исеме белән Лениногорскта урам атала.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963;

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 700, 734;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 60.

Авторлар — В.А.Шагалов, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина