Биографиясе

1910 елның 14 июле, Казан губернасы, Чистай өязе (хәзерге Чистай районы) Кубас авылы — 1989 елның 31 гыйнвары, Мәскәү.

1921 елда ятим кала, балалар йортында тәрбияләнә. Сумы шәһәрендә (Украина) рабфак тәмамлый. 

1930 елдан Сталинград трактор заводында фрезерчы булып эшли.

1932 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла.

Сумы артиллерия училищесен (1936), Ф.Э.Дзержинский исемендәге Эшче-крәстиян Кызыл Армиясенең артиллерия академиясен (Мәскәү, 1941), К.Е.Ворошилов исемендәге Югары хәрби академияне (Мәскәү, 1948), Ф.Э.Дзержинский исемендәге Артиллерия-инженерлар академиясе каршындагы Югары академик курсларны (Мәскәү, 1962) тәмамлый.

1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1 нче Украина фронты 5 нче гвардия армиясенең артиллерия штабы разведкасы башлыгы. Көнбатыш, Брянск, Воронеж, Сталинград, Дон, 1 нче һәм 2 нче Украина фронтларында 199 нчы артиллерия полкында сугыша. Мәскәү, Сталинград оборонасында, Курск сугышында, Украинаны азат итүдә катнаша. Берлин һәм Прагага кадәр барып җитә.

1945 елда Висла-Одер операциясе барышында батырлык күрсәтә.  1 һәм 2 февральдә Бжег шәһәре (Польша) тирәсендә артиллерия частьларының Одер елгасын кичүе һәм плацдарм яулау белән җитәкчелек итә. Батареяны туры төзәп ату позициясенә чыгара һәм немецларның ут нокталарын кыра. Яралана, әмма сугыш кырыннан китми.

1945 елның мартында армиянең тупчы артиллерия бригадасына командир итеп билгеләнә.

1945–1969 елларда, җаваплы хәрби урыннарда эшли, СССР Оборона министрлыгы үзәк аппаратында җаваплы вазифалар башкара.

1969 елдан запаста.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Новоукраинка (Украина) һәм Кралупи (Чехословакия) шәһәрләренең Мактаулы гражданы.

Истәлеге

Герой барельефы төшерелгән стела Чистай шәһәренең Геройлар аллеясында урнаштырыла. Чистай шәһәрендәге кадет интернат-мәктәбенә һәм Кралупи-над-Влтавоу шәһәрендәге (Чехия) урамга аның исеме бирелгән.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;

Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 91;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 667, 673, 698, 699.