Биографиясе

1902 елның 20 марты, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Түбән Сукаеш авылы – 1986 елның 30 гыйнвары, Казан шәһәре.

Татар Үзәк Башкарма Комитет исемендәге Берләшкән Татар-Башкорт хәрби мәктәбен (1923), Офицерлар белемен күтәрү курсларын (1937, Мәскәү), СССР Кораллы Көчләре Генштабының К.Е.Ворошилов исемендәге Хәрби академиясе югары академик курсларын (1948, Мәскәү) тәмамлый.

1932–1937 елларда Алабуга шәһәрендә полк мәктәбе җитәкчесе, Саратов шәһәрендә батальон командиры. 1939 елдан Байкал арты хәрби округының укчы полкы командиры.

Бөек Ватан сугышында Брянск һәм Белоруссия фронтларында полк, дивизия белән җитәкчелек итә.

1946 елдан Идел буе хәрби округында укчы бригада командиры, 1948 елдан Ерак Көнчыгыш хәрби округының укчы дивизия командиры, 1952 елдан Кызыл Байраклы Аерым Ерак Көнчыгыш армиясендә дивизия командиры. 1954–1956 елларда Белоруссия хәрби округында укчы корпус командиры урынбасары.

СССР Югары Советы депутаты (1947–1951).

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Будни фронтовых лет. Казань, 1984.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.