- РУС
- ТАТ
Беренче совет космонавтларының берсе, дөньяда беренче күп урынлы космик корабль экипажы командиры, ике тапкыр Советлар Союзы Герое (1964, 1967 – үлгәннән соң), СССРның очучы-космонавты (1964), инженер-полковник (1964)
1927 елның 16 марты, Мәскәү – 1967 елның 24 апреле, Оренбург өлкәсе Орск шәһәреннән көнчыгыштарак, Мәскәүдә җирләнә.
Хәрби-Һава Көчләренең 1нче Мәскәү махсус мәктәбен (1945), А.К.Серов исемендәге Батайск хәрби авиация очучылар училищесын (1949) һәм Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлар академиясенең авиация кораллану факультетын (Мәскәү, 1959) тәмамлый.
Истребитель авиация полкларында очучы һәм өлкән очучы булып хезмәт итә, Хәрби-Һава Көчләренең фәнни-тикшеренү институтында очучы-сынаучы булып эшли. 1960 елның 7 мартында Космонавтлар әзерләү үзәгенә тыңлаучы-космонавт итеп кабул ителә, 1961 елдан – космонавт.
1964 елның 12–13 октябрендә командир сыйфатында К.П.Феоктистов һәм Б.Б.Егоров белән – тарихта беренче күп урынлы экипаж белән бергә "Восход" космик корабында очыш ясый; очыш дәвамлыгы бер тәүлектән аз гына артыграк тәшкил итә. Икенче очышны 1967 елның 23–24 апрелендә "Союз-1" яңа кораблендә ясый; кояш батареяләренең бер панеле ачылмау сәбәпле "Союз-2" корабле белән тоташу булмый, һәм корабль вакытыннан алда утыртыла. Җиргә төшүнең соңгы этабында парашют системасы эшләми башлый, һәм төшеп килүче аппарат ватыла; Комаров һәлак була.
Казан шәһәренең Совет районында бер урам В.М.Комаров исеме белән атала (1968 елдан).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.