Эчтәлек

1898 елның 23 декабре, Казан — 1994 елның 16 ноябре, Минск.

Казан реаль училищесен, укытучылар семинариясен, Берләштерелгән Киев мәктәбенең артиллерия бүлеген (1926), командирлар составы белемен камилләштерү курсларын (Мәскәү, 1939), К.Е.Ворошилов исемендәге Югары хәрби академияне (Мәскәү, 1949) тәмамлый.

Гражданнар сугышында катнаша.

Бөек Ватан сугышы алдыннан артиллерия полкы, фронтта Курск дугасы сугышында (1943), Днепр елгасын кичкәндә (1943), Белоруссияне (1944), Польшаны (1945) азат иткәндә батырлык күрсәткән 76нчы гвардия Кызыл байраклы Чернигов дивизиясе белән җитәкчелек итә.

Днепр елгасын кичкәндә сугыш хәрәкәтләре белән җитәкчелек иткәне өчен Герой исеме бирелә.

Дивизия, Пренцлау шәһәрен алганда, тоткыннар лагереннан Бельгиянең барлык генералитетын — 33 генералны азат итә.

1945 елда Кирсанов Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша.

1949–1960 елларда Совет Армиясендә командир вазифаларын башкара.

1960–1974 елларда Белоруссия университеты проректоры.

Ике Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, 2 нче дәрәҗә Кутузов, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Польшаның «Крест» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Чернигов шәһәре, шәһәр тибындагы Брагин посёлогы һәм Калинковичи (Белоруссия Республикасы) шәһәренең мактаулы гражданы.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2; Навечно в сердце народном. Минск, 1984; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.