Биографиясе

1903 елның 12 сентябре, Тверь губернасы, Новоторжок өязе Голубово авылы – 1982 елның 21 июне, Казан.

Ленинград журналистика институтын (1934 ел), Сәяси составны камилләштерү югары курсларын (1943 ел, Мәскәү) тәмамлый.

1935 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Ленинград бүлегендә фәнни һәм партия эшендә.

1939–1941 елларда танк бригадасы комиссары, танк дивизиясе командиры урынбасары.

Бөек Ватан сугышында 4 нче гвардия танк армиясендә дивизия, бригада, корпус комиссары, Хәрби совет әгъзасы.

1946 елдан Ленинградтагы Советлар Союзы Маршалы С.М.Будённый исемендәге Хәрби элемтә академиясендә сәяси бүлек башлыгы.

1949 елдан Балтыйк буе хәрби округы Сәяси идарәсе башлыгы, 1950 елдан Белоруссия хәрби округының 7 нче механикалаштырылган армиясе штабы башлыгы урынбасары, 1951 елдан Идел буе хәрби округы бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләре командующие урынбасары.

1953–1955 елдан Казан югары техник-бронетанк офицерлар мәктәбендә сәяси бүлек башлыгы.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Суворов, 1 нче дәрәҗә Богдан Хмельницкий, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Человек в броне. М., 1964.

Әдәбият

 Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казан, 2000.