- РУС
- ТАТ
Хәрби җитәкче, генерал-майор (1941), Советлар Союзы Герое (21.12.1941, үлгәннән соң)
1903 елның 7 (20) феврале, Витебск губернасының Лепельск өязе Хотино авылы, хәзерге Беларусь Республикасының Витебск өлкәсе Бешенкович районы – 1941 елның 19 декабре, Мәскәү өлкәсе Руза районы Палашкино авылы янында.
Крестьян гаиләсендә туа. Витебск шәһәрендә фабрикада эшли, комсомолның Хотино волостеның комсомол комитеты секретаре, ярлылар комитеты рәисе була.
1924 елда үз теләге белән Кызыл Армиягә керә. Борисоглебск-Ленинград кавалерия мәктәбен (1926) һәм М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1939) тәмамлый. Кавалериядә төрле команда һәм штаб вазифаларында хезмәт итә.
Бөек Ватан сугышы башланганда көнбатыш фронт штабы карамагында була. 1941 елның август–сентябрь айларында Смоленск өлкәсендә дошман тылы буйлап җитди рейд ясап, дошманга шактый зур зыян китергән Аерым кавалерия группасы (50 нче һәм 53 нче кавалерия дивизияләре) белән командалык итә. 1941 елның сентябрь–октябрь айларында аның группасы, совет гаскәрләренең Волоколамск юнәлешендә чигенүен ышыклап, Межа елгасында авыр оборона сугышлары алып бара. 1941 елның ноябреннән Көнбатыш фронтның 16 нчы армиясенең 3 нче кавалерия корпусы (26 ноябрьдә 2 нче гвардия кавалерия корпусы итеп үзгәртелә) белән җитәкчелек итә. Мәскәүне Волоколамск юнәлешендә саклауда һәм Мәскәү янындагы контрһөҗүмдә катнаша.
Руза янындагы сугышта һәлак була. Новодевичье зиратында җирләнә.
Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.
Мәскәү, Могилев, Казан, Липецк, Бобруйск һәм башка шәһәрләрдә аның исеме белән аталган урамнар бар.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.