Биографиясе

1922 елның 5 марты, Чистай кантоны Волчья Слобода авылы — 2009 елның 20 гыйнвары, Санкт-Петербург.

Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумын 3 курсын (1940), Ульянов очучылар хәрби авиация мәктәбен (1943), Хәрби-һава академиясен (шәһәр тибындагы Монино посёлогы, Мәскәү өлкәсе, 1952) тәмамлый.

1941 елдан Кызыл Армиядә. 1944 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, очучы, өлкән очучы, 556 нчы штурм авиациясе полкының (1 нче һава армиясенең 277 нче штурм авиациясе дивизиясе) эскадрилья командиры урынбасары. Ленинград һәм 3 нче Белоруссия фронтлары эскадрильясе составында Ленинград блокадасын бетерүдә (1944), Балтыйк буен азат итүдә (1944), Көнбатыш Пруссия һөҗүм операциясендә (1945) һәм Кёнигсберг шәһәрен штурмлауда катнаша (1945). Сугыш дәвамында Ил-2 самолёты белән 180 сугышчан очыш ясый.

Сугыштан соң Ленинград хәрби округының авиация полкы командиры урынбасары.

1956–1960 елларда Балтыйк буе һава һөҗүменнән саклану округында.

1960–1965 елларда 11 нче һава һөҗүменнән саклану корпусының (Белоруссия ССР), 1965–1975 елларда 6 нчы һава һөҗүменнән саклану аерым армиясенең (Ленинград янында) разведка башлыгы.

1976 елның августыннан запаста, Ленинградта яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, Александр Невский, өч 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәте өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Истәлеге

Чистай шәһәрендәге Чекин укыган 1 нче мәктәп бинасына мемориаль такта эленә.

Әдәбият           

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин