Мәкаләдә XX йөзнең атаклы биючесе, исән чагында легендар шәхес булган Рудольф Нуриевның тормыш һәм иҗат юлы өйрәнелә. Биюченең хореография һәм дирижерлык эшчәнлеген күрсәтүгә шактый урын бирелә, Нуриевның 1992 елда Казанда булуы турында материаллар, шулай ук даһи биюче турында Россия һәм чит илләрнең мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең истәлекләре тәкъдим ителә.

Сылтама ясау өчен: Миниханов Ф.Г. Рудольф Нуриев – гений, восхитивший мир // Научный Татарстан. 2022. №1. С.62–72.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Миңнеханов Фидаил Гыймран улы, тарих фәннәре кандидаты, доцент, өлкән фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, e-mail: fidail1956@ mail.ru