1934 елның 4 гыйнварында Норлат районы Айдар авылында туган.

Казан педагогия институтын (1955), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1969) тәмамлый.

1956 елда Курган өлкәсенең Кара-Су авылы урта мәктәбендә укытучы, 1957 елда Удмурт АССРның Починки авылында мәктәп директоры.

1960 елдан Казанда «Ватаным Татарстан» газетасында эшли, 1973 елдан мөхәррир урынбасары.

ТРның иҗтимагый-сәяси, икътисади, мәдәни тормышы турындагы язмалар, мәкаләләр авторы.

2004–2006 елларда «Научный Татарстан» журналында тәрҗемәче. Сәяси әдәбият, публицистика әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

РСФСР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Автор – З.З.Гыйләҗев