РКСМның Әстерхан губерна комитеты Шәрекъ бюросы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1920 елның июненнән 1921 елның февраленә кадәр Әстерхан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

«Бөтендөнья эшче яшьләре берләшегез!» лозунгы белән чыга.

Мөхәррире — К.Габдуллин, Х.Ибраһимов.

Юнәлеше

Газетаның һәр саны үз эченә чит ил һәм гомумроссия яңалыклары, җирле хәбәрләр һәм башка рубрикаларны ала.

Зур игътибар Гражданнар сугышында катнашкан яшьләргә, хәрби-патриотик тәрбиягә бирелә; газета хәрби хезмәткә 16 яшьтән алынырга мөмкинлеге турындагы мәсьәләне күтәрә.

Халык хуҗалыгын торгызуда, мәдәни төзелештә яшьләрнең роле; Әстерхан өлкәсенең 2 нче партиясез яшьләр конференциясе, 3 нче Бөтенроссия коммунистик яшьләр съезды һәм башка эше яктыртыла.

Яшь авторларның әсәрләре басыла.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.