«Волжский вестник» журналының дәвамчысы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1884 елның 1 гыйнварыннан 1904 елның 3 июненә кадәр һәм 1905 елның 8 ноябреннән 1906 елның 28 октябренә кадәр Казанда рус телендә, башта атнага 3 тапкыр, 1884 ел ахырыннан көн саен нәшер ителә.

Төрле елларда наширләре: Л.П.Рейнгардт, А.Н.Каменцев, К.Х.Орлов, В.М.Боголюбов, А.А.Знаменская.

Төрле елларда мөхәррирләре: Н.П.Загоскин, Л.П. һәм Н.В.Рейнгардт, В.М.Ключников, А.Н.Каменцев, В.И.Кудрявцев, А.С.Петров, В.М.Боголюбов, А.А.Знаменская, А.А.Себякина.

Газета чыга башлаган беренче елларда ук журналда язышкан авторлар коллективына яңалары килеп кушыла.

Сәяси күзәтүләрнең күпчелеге редакция хезмәткәрләре тарафыннан языла: Н.П.Загоскин (мөхәррир) Казан тарихына караган һәм «Фельетон» рубрикасында басылган «Якшәмбе әңгәмәләре» дигән мәкаләләр авторы (псевдоним: И.Миролюбов, Всё тот же); П.А.Голубев әдәбият-тәнкыйть бүлеге җитәкчесе; А.П.Подосенова-Поляк (Федосеев түгәрәкләре әгъзасы) соңрак шулай ук бүлекне җитәкли; А.И.Богданович, А.А.Дробыш-Дробышевский – редакция хезмәткәрләре.

Газетаның тоткан юлы һәм редакция составы полиция департаментына ошамый, аның директоры «газета ялгыш юнәлештә тора һәм анда фәкать сәяси яктан ышанычсыз кешеләр генә эшли» дип саный.

Газетада Казанның К.В.Лаврский, П.П.Перцов, Е.К.Чириков, Н.Ф.Юшков һәм башка танылган язучылары даими языша.

Редакция хезмәттәшлек итәргә рус фәне һәм мәдәнияте эшлеклеләрен, либераль-демократик интеллигенция вәкилләрен һәм башкаларны җәлеп итә.

Газетада иҗтимагый-сәяси әһәмияткә ия булган, тирән эчтәлекле материаллар басылу нәтиҗәсендә аның эшчәнлеге 1880–1990 елларда гөрләп үсеп китә һәм Россия провинциясендә чыгучы басмалар арасында иң яхшыларыннан санала.

Юнәлеше

«Волжский вестник» прогрессив позициядә тора, Россия чынбарлыгының тискәре якларын тәнкыйтьли, крәстияннәрнең икътисади хәлләрен, земство үзидарәсе эшләрен, империянең иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышын игътибар үзәгендә тота.

Аналитик мәкаләләрдә 1890 елларда Россиядә революцион һәм либераль агымнар арасындагы фикер каршылыклары чагыла. Башкаланың үзәк газеталарында чыккан хөкүмәт карарларын, Россиянең хуҗалык торышын, эчке һәм тышкы сәүдә эшләрен күрсәтүче атналык күзәтүләрне күчереп бастыра.

«Волжский вестник»ның даими бүлекләре: «Эчке хәбәрләр», «Корреспонденцияләр», «Чит ил хәбәрләре», «Сәүдә бүлеге», «Педагогика һәм халык мәгарифе», «Фельетоннар һәм матур әдәбият», «Мәхкәмә хроникасы», «Казан хроникасы».

Идел-Кама төбәгенең төрле шәһәрләреннән алынган хәбәрләр аерым игътибар үзәгендә була. Газетада әһәмиятле урын били торган «Казан хроникасы» рубрикасында, нигездә, Казан шәһәре думасы утырышлары һәм шәһәр үзидарәсе органнарының эшләре турында материаллар басыла.

Казанның фәнни, иҗтимагый һәм мәдәни тормышын яктыртуга зур урын бирелә: Казан уку-укыту округы, шәһәрнең ярлыларга ярдәм күрсәтү һәм фәнни җәмгыятьләре эшчәнлеге, театр спектакльләре, яңа чыккан китаплар турында мәкаләләр басыла.

Әдәби бүлек үзенең әдәби-тәнкыйть материаллары белән газетаның йөзен билгели һәм төбәкнең мәдәни тормышында күренекле урын алып тора. «Волжский вестник»та күренекле рус язучылары Д.Н.Мамин-Сибиряк (повесть, хикәяләр, очерклар, «Урал артыннан Иделгә кадәр» («От Зауралья до Волги») дигән юлъязмалар); В.Г.Короленко (хикәяләр һәм 1880 еллардагы сәяси реакциягә, бигрәк тә аграр һәм милли мәсьәләләрдә, мәгариф өлкәсендә хөкем сөргән реакцион фикерләргә каршы юнәлтелгән мәкаләләр); М.Горький (хикәяләр), Н.Г.Гарин-Михайловский, Г.И.Успенский һәм башкалар  үз әсәрләрен псевдоним астында бастыралар.

1900 еллар башында редакциянең кайбер бүлекләргә караган мәкаләләрне ике телдә – рус телендә һәм, тәрҗемә итеп, татар телендә бастырырга рөхсәт сораган үтенече кире кагыла. Акча җитмәү сәбәпле Россия агентлыклары телеграммаларын, хәбәрләрен урнаштыру мөмкинлеге кими. Нәтиҗәдә «Волжский вестник» Ерак Көнчыгыштагы хәрби хәрәкәтләрне үз вакытында оператив яктырта алмый һәм күп әбунәчеләрен югалта.

1904 елда газета чыгару хокукы башка кешеләргә сатыла, редакция составы яңартылып, газета яңадан чыга башлый. 1905 елда аның битләрендә социал-демократик юнәлештәге мәкаләләр басыла, һәм бу хәл цензура күзәтүенең көчәюенә китерә. 1906 елда хакимият тарафыннан эзәрлекләүләр башлана, газетаның кайбер саннары конфискацияләнә, соңгы 4 мөхәррире төрмәгә утыртыла.

Әбунәчеләргә төрле вакытта «Волжский вестник»ның әдәби җыентыгы» («Литературный сборник «Волжского вестника») һәм «Фәнни-беллетристик эчтәлектәге җыентыклар» («Сборники научно-беллитристического содержания») җибәрелә.

1897 –1903 елларда «Волжский вестник»ка бушлай кушымта итеп «Казанская сельскохозяйственная газета» чыгарыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Туринский М. Газеты в провинции // Ист. вестн. 1912, апр.;

Волжский вестник // Русская периодическая печать (1702-1894): Справ., М., 1959;

Бушканец Е.Г. Казань в жизни и творчестве русских писателей ХIХ века // Казань в истории русской литературы. Казань, 1965. Сб. 1;

Бушканец Е.Г. Цензурное дело «Волжского вестника» (обзор) // Уч. зап. Казан. гос. пед. института. Русская литература и освободительное движение. Казань, 1974. Сб. 4;

Нафигов Р.И. «Волжский вестник» как источник истории революционного движения в Поволжье и на Урале // Уч. зап. Казан. гос. пед. института. Вопросы историографии и источниковедения. Казань, 1969. Вып. ХХI;

Нафигов Р.И. Из истории полемики марксистов с либеральными народниками (по материалам «Волжского вестника» конца 80-х – начала 90-х годов ХIХ века) // Революционно-освободительное движение в ХIХ-ХХ вв. в Поволжье и Приуралье. Казань, 1974;

Колмаков Б.И. Литературная критика газеты «Волжский вестник»: дисәтинә... Казань, 1996;

Литературно-критические публикации казанской газеты «Волжский вестник» (1884-1901): Библиогр. указ. Казань,2000;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор –  Г.Р.Заманова