Бәйсез социалистлар партиясе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 19 июненнән 7 октябренә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барысы 11 саны чыга.

Казан университеты басмаханәсендә басыла.

Мөхәррире — бәйсез социалистлар партиясенең Казан комитеты рәисе А.Г.Муравьёв.

Актив авторлар арасында — М.М.Агарков, И.А.Антропов, П.Г.Архангельский, А.Г.Бать, К.Г.Горштейн, В.П.Денике, Н.И.Дамперов, Л.К.Ильинский, Г.Каминский, Г.Ю.Манис, В.И.Огородников.

Төп рубрикалары: «Партиянең Вакытлы Үзәк комитетыннан», «Партия тормышыннан», «Бүгенге Казан», «Авыл тормышы», «Социалистик партияләрдә».

Юнәлеше

Газетада партиянең Вакытлы ҮК составы, аның урындагы бүлекләре, партия әгъзалыгына керү тәртибе турында мәгълүматлар бирелә.

Редакция Вакытлы хөкүмәт эшен хуплый, алар тарафыннан чыгарылган «Ирек заёмы»н яклап чыгыш ясый.

 Басма большевикларны Петроградтагы 1917 елның июль канлы вакыйгаларында гаепли, әлеге хәлләрне тикшерү буенча Вакытлы хөкүмәт комиссиясе эшчәнлеге, большевиклар җитәкчеләрен кулга алулар турында тәфсилле сөйли. Әлеге чорда хөкүмәт составыннан чыгулары өчен кадетларны тәнкыйтьли.

«Независимый социалист» Учредительләр җыенын чакыруны, аны сайлау чорында бердәм Социалистик блок (большевиклардан тыш) оештыруны яклый.

Милли мәсьәләгә зур игътибар бирелә. «Җиргә бәйләнмәгән автономия һәм милли мәсьәлә», «Белоруссия автономиясе», «Алкин хаты хакында» мәкаләләрендә экстерриториаль милли-мәдәни автономия идеясе хуплана.

Газета 1917 елның июль–августында Казанда узган өч Бөтенроссия мөселманнар корылтае материалларына җентекле аңлатма бирә.

Басма саннан санга «Рус революциясе тарихы буенча полиция департаменты әгъзалары хезмәтләре» мәкаләсен бастыра. Мәкаләдә 1860 еллардан башлап департамент эшчәнлеге яктыртыла.

Тарихи темага багышланган басмалар арасында «Казан журналистикасы тарихыннан» аерылып тора. Аңарда XX йөз башындагы алдынгы матбугатка мөнәсәбәттә Матбугат эшләре буенча җирле вакытлы ком-тның сәясәте бәян ителә.

Соңгы санда Казан шәһәр думасына сайлауларда Социалистик блок өчен тавыш бирергә чакырыла, блок кандидатлары исемлеге бирелә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров