Россия мөселманнарының Вакытлы мәркәз бюросы органы. 1917 елның март–апрель айларында (тәртипле рәвештә түгел) Петроградта рус телендә нәшер ителә дип фаразлана. Мөхәррире – Ә.Цаликов.

Мөселман җәмәгать эшлеклеләренең Ибнеәмин Әхтәмов рәислегендә узган киңәшмәсендә (Петроград, 1917 елның марты уртасы) Россия мөселманнарының Вакытлы мәркәз бюросын оештыру һәм аның басма органын булдыру турында карар кабул ителә. Газета битләрендә Россия мөселманнарын Беренче Бөтенроссия съездын җыярга чакырган өндәмәләр басыла. Барлык мөселманнарны «яулап алынган азатлыкны сакларга» һәм «дәүләтне төзүдә бергәләп катнашырга», «Россиянең дәүләт төзелешен азатлык, тигезлек һәм бердәмлек нигезендә үзгәртеп корырга» чакырган мәкаләләр басыла. Россия дәүләт төзелешендә федерализм, унитаризм проблемалары, дин, мөселман хатын-кызларына белем бирү һәм аларның хокуклары мәсьәләләре яктыртыла.

Шулай ук кара «Известия Всероссийского мусульманского совета».                   

Автор — С.М.Исхаков