Чыгу урыны һәм вакыты

1914 елның 29 апреленнән 1916 елга кадәр Казанда рус телендә көн саен нәшер ителә.

1897–1913 елларда чыккан «Дополнение к телеграфному бюллетеню Казанского округа путей сообщения» газетасының дәвамчысы.

Дистанция башлыкларына, казна судноларына, земснарядларга, пассажир һәм буксир пароходларына таратыла.

Аралашу юллары министрлыгына, Баш физик обсерватория (Петроград), «Правительственный вестник», «Новое время» редакцияләренә, биржа комитетларына, суднолар хуҗалары съездлары советына мәҗбүри данәләре җибәрелә.

Юнәлеше

Газетаның һәр санында су үлчәү пунктларыннан алынган суның арту һәм кимүе, су ташу вакытын билгеләү, округ территориясендә газета чыккан көндәге һава торышын күрсәткән телеграф бюллетеньнәре, Баш физик обсерваториясенең үткән көн өчен метеорологик бюллетене, перекатларның тирәнлек, һава һәм су температурасы таблицалары, су юлларының җәйге тирәнлеге, су төбен казу снаряды һәм краннарының исемлекләре, аларның эшләү урыннарын күрсәткән мәгълүматлар бирелә.

Округ башлыгы һәм аралашу юллары министрының законнары, кагыйдәләре, боерыклары; санитария-табиблек бүлекләре буенча күрсәтмәләр һәм штрафлар турында әмерләр; навигация, кышлау, су төбен казулар, төзү һәм тикшеренү эшләре турында мәгълүматлар басыла.

Маҗаралы хәлләргә – судноларның комга утыруы, бәрелешүләре һәм һәлак булулар, янгыннар, бәхетсезлек очраклары турындагы мәкаләләргә күп урын бирелә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов