Оештыручысы Апанай мәчете мәхәлләсе.

Чыгу урыны һәм вакыты

1993 елның декабреннән Казанда татар телендә нәшер ителә.

Мөхәррире – В.Ягъкуп.

Юнәлеше

Төп игътибар Ислам дине тәгълиматларына бирелә.

Күренекле мөселман дине белгечләре хезмәтләреннән өзекләр, Татарстан һәм Россия мөселманнары җәмәгатьләренең тормышын һәм проблемаларын яктырткан материаллар басыла.

Журнал совет чорында игътибар итмәгән яки хәзерге заман укучысына таныш булмаган татар мәгърифәтчеләренең һәм галимнәренең (М.Бигиев, С.Бикбулат һ. б.) хезмәтләрен кире кайтаруга зур өлеш кертте.

Аерым номерларда Ф.Кәрими, Г.Лотфи, Р.Фәхретдиновның китаплары яңадан басыла.

Журнал битләрендә хәзерге заман галимнәрнең (Я.Абдуллин, М.Әхмәтҗанов, М.Гайнутдинов һ. б.) тарих һәм татар халкының мәдәниятенә багышланган мәкаләләренә зур урын бирелә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.