Троицк шәһәренең Мөселман бюросы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 17 мартыннан 13 сентябренә кадәр Оренбург губернасы Троицк шәһәрендә атнага 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә, барысы 35 саны чыга.

Мөхәррире — Ә.Т.Рахманкулов.

Юнәлеше

Төп игътибарын Оренбург төбәгендәге вакыйгаларга, милли һәм мөселман оешмалары эшчәнлегенә юнәлтә.

1 нче Бөтенроссия съезды (Мәскәү, 1917 елныңң 1–11 мае) эше тәфсилләп яктыртыла.

«Хөр милләт» милли өлкәләргә сәяси мохтарият һәм тулы мөстәкыйльлек бирүне яклый, милли-мәдәни мохтарият лозунгын хуплый.

Газета белән шагыйрь Ш.Бабич хезмәттәшлек итә.

Троицк мөселман бюросы эше тукталу һәм аның дәвамчысы — Милли Шураның газета басуны дәвам итәргә акчасы булмау сәбәпле ябыла.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.