Чыгу урыны һәм вакыты

1996 елның октябреннән Чаллы шәһәрендә татар һәм рус телләрендә нәшер ителә.

Оештыручысы — Өзлексез педагогик белем бирү институты (Чаллы шәһәре).

Мөхәррирләре — Ф.М.Сафин, Г.Х.Сәмигуллин.

Журнал үз максаты итеп модернизацияләү шартларында мәгариф учреждениеләренең эшен оештыруны яктырта.

Юнәлеше

Басмада мәгариф системасы белән технология идарә итү, белем бирү эчтәлегенең яңарту мәсьәләләре, педагогик новация һәм экспериментларның төрле аспектлары, хуҗалык эшчәнлеге үзенчәлекләре карала.

Мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге турында оператив мәгълүматлар, педагогик проблемалары буенча яңа фәнни-методик эшләнмәләр, педагогик фән белән практика алдында торган катлаулы проблемалар һәм алдынгы педагогик тәҗрибә турындагы материаллар басыла.

Идарә мәсьәләләре буенча юридик-хокукый документлар һәм тәкъдимнәр, гаилә тәрбиясенә багышланган язмалар укучы яшьләр өчен танып белү мәкаләләре чыга.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.