1920–1923 елларда Бохара шәһәрендә атнага 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә. Мөхәррире К.Юлдаш. Актив авторлары: Х.Габдулла, С.Касыймов, Г.Мөхетдинов, Ф.Хуҗаев һ.б.

Көнчыгыш илләрендәге сәяси хәлләрне яктырта, яшьләргә белем бирү, аларның иҗтимагый тормыштагы урыны мәсьәләләрен күтәрә, матур әдәбият үсешен яктыртуга аерым игътибар бирә.

Рубрикалары: «Көнчыгыш илләрендә», «Бохара яңалыклары», «Яшьләр тормышы» һ.б.