Чыгу урыны һәм вакыты

1906 елның 17 мартыннан 1917 елга кадәр (бүленеп, 1908 – 1913 елларда чыкмый) Казанда татар телендә атнага 3 тапкыр нәшер ителә, барлыгы 122 саны чыга.

Мөхәррир-нашире – Г.Баруди.

Актив авторлар: Ш.Шараф, М.-Н.Түнтәри, Х.Бәдигый Һәм башкалар.

Юнәлеше

Журналның шактый өлешен дини-фәлсәфи проблемаларга багышланган материаллар тәшкил итә.

Г.Баруди (күпчелеге) һәм М.Н. Түнтәри тарафыннан башкарылган Коръән сүрәләре һәм аятләре тәфсирләре басыла.

Журнал битләрендә ислам тарихы, шәригать кануннарын үтәү нечкәлекләре, дини бәйрәмнәр (Корбан, Ураза, Мәүлед һ.б.) турында сөйләнелә.

Мәктәпләр һәм мәдрәсәләр проблемалары карала, татар милли мәгариф системасы белән Франция һәм Американыкы белән чагыштырыла, шәкертләрнең үз хокуклары өчен хәрәкәтләре яктыртыла, җәдитчелек турында мәгълүматлар китерелә.

Татар мәдәниятенең күренекле вәкилләренең (Ш.Мәрҗани, И.Гаспринский, А.Хәсәни һ. б.) тормышы һәм эшчәнлеге турында материаллар урнаштырыла.

Басма битләрендә әдәбиятны үстерү мәсьәләләре, шигъри әсәрләр, хикмәтләр һәм канатлы сүзләр урын ала, аларның авторлары М.Гафури, Х.Габәши, С.Иманкулы, З.Урази һ. б. була.

Шулай ук этика, милли тарих һәм мәдәният, исламның төрле аспектлары мәсьәләләренә багышланган материаллар, дәреслекләргә һәм китапларга рецензияләр дә басыла.

Соңгы елларда журналда сәяси темаларга мәкаләләр саны арта.

Журнал Төркестанда, Кырымда, Төркиядә һәм Мисырда тарала.

Басманың туктатылуының төп сәбәпләре – Г.Баруди мөфти итеп билгеләнү, шулай ук сәяси строй алышыну.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты. (Альбом): 1905-1925. Казан, 1926;

Галимҗан Баруди һәм «әд-Дин вә әл-әдәб» журналы. Казан, 2001;

Заһидуллин Ә.Җ. «әд-Дин вә әл-әдәб» журналының библиографик күрсәткече. Казан, 2003;

Гайнуллин М. Татарская литература и публицистика начала XX века. Казань, 1983;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.Г.Әмирханов