Өстәл уены буларак 5 мең ел элек Кытайда барлыкка килә («вей-чи» – тактадагы уен), Корея («бадук» – ташлар белән уйнау), Япония («Го» – иероглифлар «яшәү һәм үлем»не аңлата) һәм башка дәүләтләрдә тарала.

Уенның кыскача мәгънәсе: тактадагы сызыклар (19 вертикаль, 19 горизонталь) кисешкән буш нокталарга чиратлап ташлар (181 кара, 180 ак) куя барып, уенчылар зуррак мәйданны әйләндереп алырга тырышалар. Җиңүче булып иң күп очко җыйган уенчы санала (яулап алынган нокталар һәм әсирлеккә алынган ташлар саны буенча).

Татарстанда го 1975 елдан үсештә. 1976 елда Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат һәм шашка сарае каршында Казан го уенчылары клубы оештырыла.

Клубның җыелма командасы 1983–1984, 1990 елларда Европа чемпионы була.

1978 елдан Татарстан (ирләр һәм хатын кызлар) чемпионатлары, яшүсмерләр беренчелекләре (12, 16, 18 яшькә кадәрге), 1993 елдан республикада го уенын башлап җибәрүче А.И.Васильев истәлегенә халыкара мемориал уздырыла.

1990 елда Казанда Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге балалар-яшүсмерләр олимпия резервы үзәк шахмат мәктәбендә го уены бүлеге ачыла (җитәкчесе – Россиянең атказанган тренеры В.Д.Шикшин).

Го Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә үсеш ала.

Иң яхшы уенчылар – Россия, Европа, дөнья чемпионнары Р.М.Гатауллин, И.С.Детков, А.Г.Динерштейн, А.А.Кульков, Р.В.Сәйфуллин, В.Д.Соловьёв, С.В.Шикшина (Россия гроссмейстрлары), А.М.Дугин, Т.М.Дугин, И.Немлий, Д.Сөләйманова, И.В.Шикшин.

Татарстан Республикасы җыелма командасы – 2001 елда Европа чемпионы.

Татарстан Республикасының иң яхшы тренерлары – В.Д.Соловьёв, В.Д.Шикшин.