1968 елда Түбән Кама нефть химиясе комбинаты каршында туплана.

1969–1989 елларда ТАССР чемпионатларында берничә тапкыр медаль ала, «Труд» ирекле спорт җәмгыяте профсоюзларының Татарстан өлкә советы кубогы иясе һәм чемпионы (1981). 1990–1991 елларда СССР беренчелегенең «А» классында (2 нче лига), 1991–1995 елларда Россия беренчелегенең югары лигасында, 1995–1996 елларда Милләтара хоккей лигасында, 1997–2008 елда Россия чемпионаты суперлигасында, 2008 елдан Континенталь хоккей лигасында.

Спорт казанышлары: Россия чемпионатында 3нче урын ала (2000/01); «Тампере» (Финляндия, 2002), «Татры» (Словения, 2003), «Лада» (2007), Мәскәү (2007) һәм Чиләбе (2012) өлкәләре губернаторлары кубокларына лаек була.

«Нефтехимик» командасының иң атаклы уенчылары: О.В.Антоненко, Д.Балмин, М.Ю.Грабовский, С.Е.Звягин, А.Ивашкин, А.Н.Калюжный, Р.Касьянов, И.Мөхәммәтов, А.Степанищев, А.Юдин, Р.Якубов; тәрбияләнүчеләр — И.Билалов, П.Валентенко, Е.Муратов, М.Пастушко, А.Угаров, Д.Франскевич, И.Р.Якупов.

Баш тренерлары: В.В.Голубович, В.В.Крикунов, Ю.А.Немов, Б.П.Павлов, Г.А.Сергеев, А.В.Смирнов. Клубның президенты В.М.Бусыгин (1999 елдан).