Биографиясе

1956 елның 5 марты, Алма-Ата – 1989 елның 22 ноябре, шунда ук.

Спорт белән 1970 елда Алма-Ата шәһәрендә шөгыльләнә башлый, тренерлары – А.И.Алдабергенов, А.П.Шарков.

СССР беренчелегендә (1974, яшүсмерләр арасында), мәктәп укучыларының Бөтенсоюз спартакиадасында (1974, 52 кг га кадәр авырлык категориясендә), И.М.Поддубный истәлегенә (1978, 57 кг га кадәр авырлык категориясендә) Халыкара турнирда җиңүче; СССР (1978), Европа (1979), дөнья (1978–1979), Олимпия уеннары (1980, 57 кг га кадәр авырлык категориясендә) чемпионы.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.