Эчтәлек

Биографиясе

1966 елның 5 маенда Киров өлкәсенең Малмыж өязе Иске Ирек авылында туган.

Киров педагогика институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый (1992). Армия спорт клубында тәрбияләнә (Ленинград, тренеры – Р.З.Зиннәтов).

Россия (1994, 1996–1999, 2001–2002, ике төр ярыш; 2005, хәрәкәтләрнең аерым төрләре), Европа (2002, озын цикл), дөнья (1993–1994, 1996–2002, 2004, ике төр ярыш; 1999, озын цикл) чемпионы; Россия Кубогы (1993–1994, дөнья Кубогы (1994, 1998) иясе.

1988–1992 елларда – Киров өлкәсе, 1993–2005 елларда Татарстан Республикасы җыелма командасына керә. Дөнья рекордчысы (1993, 1996–1997, 2000, 2004).

1987–1989 елларда «Электрон» спорт клубында авыр атлетика буенча тренер (Киров өлкәсенең Вятка Аланы шәһәре).

1989 елдан хәрби хезмәттә.