Биографиясе

1994 елның 30 сентябрендә Мәскәү өлкәсенең Егорьевск шәһәрендә туа.

2000 елдан ЦСКАда (Мәскәү) тәрбияләнә.

2007 елдан Россия җыелма командасы составында чыгыш ясый (тренер — А.С.Александров).

Бүләкләре

Олимпия уеннарында (2012 ел, брусларда күнегүләр ясау), дөнья чемпионатларында (2010 ел, команда һәм абсолют беренчелектә), 2013 ел (бүрәнәдә күнегүләр ясау), Европа чемпионатларында (2010 ел, команда беренчелегендә), 2013 ел (абсолют беренчелектә, брусларда күнегүләр ясау), Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында (2013 ел, абсолют һәм команда беренчелекләрендә, брусларда күнегүләр ясау) җиңүче; Дөнья кубогы (2011 ел, брусларда, бүрәнәдә һәм терәк белән сикерүдә; 2012 ел, команда беренчелегендә) иясе; Олимпия уеннарында (2012 ел, команда беренчелегендә кө­меш, ирекле күнегүләр һәм күптөр ярыш­ларда бронза), дөнья чемпионатларында (2010 ел, көмеш, терәк белән сикерүдә, брусларда һәм ирекле күнегүләрдә), 2013 ел (бронза, абсолют беренчелектә, брусларда күнегүләр ясауда), Европа чемпионатларында (2010 ел, көмеш, бүрәнә һәм брусларда күнегүләр ясау), 2012 ел (көмеш, команда беренчелегендә), Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында (2013 ел, көмеш, бүрәнәдә күнегүләр ясауда), Дөнья кубогы (2010 ел, көмеш, бүрәнәдә күнегүләр ясауда), 2011 ел (көмеш, күптөр ярышларда) медальләр ала.

Россиянең күп тапкыр чемпионы һәм Россия Кубогы иясе.

«Серебряная лань» призы лауреаты (2013).

«Дуслык» ордены белән бүләкләнә.